Газетага язылу

Казан шәһәреннән берничә хәрбине Африка корпусына озаттылар

Бүген Казанда РФ Саклану министрлыгы белән Африка корпусында хезмәт итү өчен контракт төзегән хәрбиләрне өйрәнүләргә озаттылар. Өйрәнүләрдән соң алар хезмәт үтү урынына җибәреләчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Хәрбиләр үтәргә тиешле курс хәрби һәм тактик әзерлекне, шулай ук тел үзләштерүне үз эченә ала. Эш юнәлешенә карап, өйрәнүләр бер айдан өч айга кадәр дәвам итәргә мөмкин.

«Бүген без Африка корпусы гаскәрләренә хәрбиләр озатабыз. Бу юлы 20гә якын кеше китә, аларны РФ территориясендәге частьләрдә өйрәтәчәкләр. Хәрбиләр практик әзерлек үтәчәк, шулай ук алар Африка континентының кырыс климат шартлары өчен кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин ителәчәк», – дип сөйләде Казан шәһәренең контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы, подполковник Андрей Козлов.

Егетләр хәрби комиссариатның актлар залына җыелды. Анда аларга кирәкле документлар тапшырдылар.

«Мин Африка корпусына китәм, чөнки үз илемне аның чикләреннән тыш тәкъдим итәргә, шулай ук ярдәмгә мохтаҗ булган союздаш илләрне сакларга телим. Мине кырыс климат та, экзотик хайваннар да куркытмый. Илемнең башка дәүләтләргә ярдәм күрсәтүенә шатмын һәм үзем дә читтә калмаска телим», – дип сөйләде Белый кушаматлы хәрби.

Африка корпусына китүчеләрнең барысы да – илнең төрле төбәкләреннән җыелган, үз көчләренә ышанган кешеләр. Аларның иң яшенә күптән түгел 20 яшь тулган.

Документлар алганнан соң, хәрбиләр автобуска юнәлде. Автомобиль янында алар кыска гына инструктаж тыңлады, әйберләрен төяде һәм тормышларында яңа сәхифә башланырга тиешле урынга юл алды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , «служба по контракту» , мобилизация , мобилизованные , «специальная военная операция» , «герой рос

Көн хәбәре