Газетага язылу

«Милли мультfest» балалар кинофестиваленә гаризалар кабул итү 15 ноябрьгә кадәр дәвам итә

«Милли мультfest» VI республика балалар кинофестивале катнашучылардан гаризалар кабул итү вакытын 15 ноябрьгә кадәр озайтты. Фестиваль республиканың мәдәни тормышында мөһим вакыйга булып тора, кино һәм анимация дөньясы белән кызыксынучы талантлы балаларны һәм үсмерләрне берләштерә. Бу хакта «ТатарКино»га сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

«Милли мультfest» алтынчы тапкыр Татарстанның төрле почмакларыннан яшь авторларны җыя, аларга иҗади үсеш өчен комплекслы мәйданчык тәкъдим итә. Чара конкурс карауларын, белем бирү программаларын һәм иҗади мастер-классларны үз эченә ала. Алар катнашучыларның иҗади потенциалын үстерүгә юнәлтелгән. Фестиваль татар телен, милли традицияләрне һәм мәдәни мирасны саклауда мөһим роль уйный һәм сәнгатьнең заманча формаларын хуплый.

Катнашуның төп шартлары:

  • Яшь: 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар, шулай ук иҗади коллективлар;
  • Номинацияләр: «Татар телендә анимацион фильм» һәм «Балалар өчен татар телендә кыска метражлы фильм»;
  • Тематика: эшләр милли традицияләр, халык иҗаты һәм социаль әһәмияткә ия проблемаларга багышланырга тиеш.

Кинофестиваль Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре