Халыкның 90 проценты пенсиянең ничек исәпләп чыгарылуын белми

Шул ук вакытта өчтән ике өлешен булачак пенсиясе күләме канәгатьләндерим.

Россиядә яшәүчеләрнең нибары 10 проценты гына булачак пенсияләренең ничегрәк барлыкка китерелүен һәм аның иминиятләштерү, тупланма өлешләргә бүленүен белә. Шул ук вакытта кешеләрнең күпчелеге – 89 проценты әлеге тема белән азмы-күпме кызыксына. Гражданнарыбызның яртысыннан артыграгы пенсия мәсьәләсен ачыкларга тырышып караган, әмма моңа “тешләре үтмәгән”.  Шул ук вакытта халыкның күпчелеге булачак пенсияләре күләме канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә булмавын һәм моның өчен нәрсә эшләргә икәнен белмәвен белдергән. Саклык банкы дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән “Рамблер” порталы уздырган сораштыру нәтиҗәләре шундый, дип хәбәр итә “Известия”.

Формуланы үзгәртергә тәкъдим итәләр

Плеханов исемендәге РЭУ финанс һәм бәяләр кафедрасы профессоры Юлия Финогенова әйтүенчә, пенсияне исәпләү формуласы беренче карашка әлләни кыен да кебек түгел. Бөтен хезмәт стажы дәвамында тупланган барлык пенсия коэффициентларын бүгенге пенсия коэффициенты бәясенә (хәзер – 98,86 сум) тапкырларга һәм шуңа барлык кеше өчен бер үк төрле сумманы (хәзер – 6044,48 сум) өстәргә генә кирәк. Соңгы ике күрсәткеч һәр ел саен индексацияләнә.

Юлия Финогенова аңлатып үткәнчә, кешеләрнең күпчелеге индивидуаль пенсия коэффициентын (ИПК) исәпләп чыгаруга килеп төртелә. Биредә аңлаешсызрак чикләүләр бар чөнки: иминиятләштерү взносларын исәпләү өчен базаның максималь күләме (2021 елда – 1,465 миллион сум) һәм еллык ИПКның максималь күләме. Бу чикләүләр, икътисадның тотрыксызлыгы сәбәпле, Хөкүмәтнең Пенсия фондына җибәрелә торган акчалар буенча карарларын җиңелрәк үзгәртү мөмкинлеге бирүенә бәйле. Формуланың аңлаешсыз һәм пенсия күләменең аз булуы, әлбәттә инде, пенсия системасына ышанычны киметә һәм рәсми эшләүгә этәргеч бирә алмый, ди ул.

Депутатлар инде берничә тапкыр пенсия формуласын гадиләштерергә тәкъдим итеп караган. Кайберәүләре бөтенләй дә совет системасына (ул чагында пенсияләр бик гади генә: эш стажына һәм пенсиягә чыккач, кешенең якынча күпме яшәвенә карап кына исәпләнгән) кире кайтырга өндәгән.  Әмма белгечләр әлегә бу мәсьәләдә бернинди дә үзгәреш булмаячагын әйтә. Хөкүмәт икътисадның чын мәгънәсендә яхшыруына инанган хәлдә генә формула үзгәртелергә мөмкин. Юлия Финогенова сүзләренә караганда, Россия икътисады санкцияләр басымы, ковидтан соңгы авырлыклар шартларында да тиз генә “аягына баса” алачагын күрсәтсә генә, пенсия формуласын яңадан карау һәм аңлаешлырагына – 2015 елга кадәр гамәлдә булып килгәненә кире кайтуга алшартлар барлыкка киләчәк.

 


Фикер өстәү