Югалмасын мая. Пенсияне яшьтән үк кайгыртырга кушалар

Соңгы арада «Госуслуги.рф»дан килеп төшкән «сәлам хатлары» күпләрнең тынычлыгын качырды. Күпләрнең дип, 40 яшьтән узган хатын-кызларга һәм 45нең теге ягына чыккан ир-атларга булачак пенсияләрен исәпләп күрсәткәннәр. Юкка түгел бу! Әйтүләренә караганда, бүген ат урынына җигелеп эшләүче урта яшьтәгеләргә картлык көнен мөмкин кадәр иртәрәк кайгырта башларга кирәк. Пенсия акчасын «ВТ» хәбәрчесе дә исәпләп карады.

Агымдагы елдан башлап Россия Пенсия фонды халыкка картлык буенча иминият пенсиясенең якынча күләме, аның тупланма өлеше турында мәгълүмат җибәрә башлаган. «Сәлам хатлары» өч елга бер тапкыр 40–58 яшьлек хатын-кызларга һәм 45–63 яшьлек ир-атларга килеп торачак. Картаю турында уйлыйсы килмәсә дә, «күк»тән төшкән саннар белән Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта танышырга мөмкин. Шул рәвешле, түрәләр сүз белән булмаса, эш белән картлык көнен алдан ук кайгырта башларга ишарәли. Лаеклы ялда нәрсә көтәчәген белеп торыгыз, янәсе. Хатта пенсиягә кадәр тагын ничә ел стаж кирәклеге, картлык буенча акчаның якынча күләме, пенсиянең тупланма өлешендә күпме акча җыелуы турында мәгълүматлар бар. Пенсия исәпләргә керешкәнче, сүзгә баштан ук тотыныйк.

Пенсия ничек исәпләнә?

Дәүләт тарафыннан картлык буенча түләнә торган пенсия ике өлештән тора. Болар – пенсиянең иминият өлеше һәм тупланма өлеше. Әнә шул ике күрсәткечне кушасың да, булачак пенсияң килеп чыга. Акчаның иминиятләштерелгән өлеше рәсми рәвештә эшләгән елларда туплана. Шуңа күрә ул эш стажына һәм хезмәт хакы күләменә бәйле. Билгеле булганча, хезмәт хакының 22 проценты күләмендәге акча Пенсия фондына күчерелә. Алдан ук әйтик: бу акча айлык хезмәт хакыннан тотылмый. Ул эш бирүче оешма хисабыннан түләнә. 2002 елда пенсия системасына яңалык керде һәм Пенсия фондына күчерелгән акчаның бер өлеше (16 проценты) – иминият пенсиясенә, ә калганы (6 процент) тупланма пенсиягә китә башлады. Тик бу эш 2014 елда туктатылды. Пенсиянең тупланма өлеше «туңдырылган» дигән сүзләр әнә шуннан чыккан да инде. Дөреслектә, бу акча юкка да чыкмаган, «туңдырылмаган» да. Тупланма өлешкә хезмәт хакыннан акча «таммый», шул гына. Моңа кадәр җыелган акча исә әле дә хәрәкәттә. Тик бу хакта соңрак.

Иминиятләштерелгән пенсияне исәпләп карау өчен махсус формула гамәлдә. Тик хәзер сан «сугыштырып» җәфаланасы юк. Россия Пенсия фондының рәсми сайтында пенсия калькуляторы бар. Үз күрсәткечләреңне шунда кертәсең дә, компьютер булачак пенсияне шунда ук исәпләп бирә. Моңа бәйле кирәкле барлык мәгълүмат та – сайтта. Порталдагы шәхси кабинет аша шәхси счет турында сорау гына җибәрергә кирәк. Хат көнендә үк килә. Якынча пенсияне «ВТ»ның 37 яшьлек хәбәрчесе дә исәпләп карады. Әгәр быел пенсиягә чыгарга туры килсә, ай саен 14 мең 190 сум акча түләрләр иде. Аз, әлбәттә. Тик пенсиягә кадәр әле эшлисе дә эшлисе, шул гына күңелне тынычландыра. Нәрсәгә сөенергә дә белмәссең, билләһи!

Икътисад белгече Илдус Сафиуллин сүзләренә караганда, хезмәт хакын «конверт»та алучылар яки рәсми рәвештә теркәлмичә генә эшләүчеләр киләчәктә ярык тагарак янында утырып калырга мөмкин. «Бүген яше 40тан узганнар арасында андыйлар бихисап. Ни эш стажлары, ни яхшы хезмәт хаклары юк. Пенсияләре дә булмаячак. Мондый очракта картлык буенча иминиятләштерү пенсиясе лаеклы ялга чыккач та биш елдан соң гына билгеләнә. Шуңа күрә «сәлам хатлары» җибәрүләрен хуплыйм. Бәлки, уйланырга бер сәбәп булыр. Алдан аяк киенгән – откан», – ди ул.

Өч кешенең икесенә кирәкми

Әйткәнебезчә, 2014 елда илдә пенсиянең тупланма өлешенә мораторий кертелде. Гади тел белән әйткәндә, хезмәткәрләр өчен күчерелә торган акча алдагы кебек икегә бүленми. 22 процентның барысы да пенсиянең тупланма өлешенә китә. Узган атнада гына Россия Президенты Владимир Путин тупланма өлешне «туңдыру»ны 2025 елга кадәр озайтты.

Ә моңарчы тупланма өлештә җыелган акча ни хәлдә? Баксаң, яшенә күрә пенсия турында уйларга ашыкмаучыларның күбесен бу сорау, гомумән дә, борчымый икән. Быелның җәендә ил халкы арасында үткәрелгән сораштыруда катнашучыларның өчтән икесе пенсиянең тупланма өлеше кайда, күпме икәнен белмәвен әйткән. «Пенсия яше артты. Хәзер ул безгә кул җитмәс нәрсә булып тоела. Шуңа күрә пенсия акчасы турында уйлаганым да юк. Ничәдер ел элек өйгә килеп бик үгетләгәч, тупланма өлешне исеме дә онытылган бер банкка күчергән идем. Хәзер ул анда да түгел инде. Бер оешмадан икенчесенә күчеп йөри. Ел азагында «пенсиягезнең тупланма өлеше фәлән җирдә» дип хат җибәрәләр. Аның күләме турында да кызыксынганым юк. Ул акча без пенсия яшенә җиткәнче янып бетмәс дип кем ышандырып әйтә ала?» – ди башкаладагы сәүдә үзәкләренең берсендә эшләүче Гөлназ Фирдәрова.

Мәсьәләгә ачыклык кертүләрен сорап, Россия Пенсия фондының Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать иттек:

– Тупланма өлеш «туңдырылмаган», мораторий гына гамәлдә. Ул моңарчы җыелган акчаны төрле фондларга күчерү мөмкинлегенә берничек тә комачау итми. Тупланма өлештә җыелган акчаны нишләтергә икәнен һәркем үзе хәл итә. Аны Пенсия фондында калдырырга яки дәүләтнеке булмаган пенсия бүлекләренә күчерергә ярый. Пенсия акчасыннан аермалы буларак, тупланма өлеш дәүләт тарафыннан индексацияләнми. Аннан керем генә алырга мөмкин.

Элек тупланма өлешне пенсиягә чыккач кына алырга ярый иде. Хәзер мондый мөмкинлек 55 яшьтән узган хатын-кызларга һәм 60 яшь тулган ир-атларга бирелә. Дөрес, моның өчен картлык буенча пенсиягә чыккандагы кебек шартлар үтәлергә, ягъни эш стажы һәм пенсия баллары җитәрлек булырга тиеш. Ташламага ия гражданнар: Себердә эшләүчеләр, медицина хезмәткәрләре, тимер юлда эшләүчеләр, укытучылар кебек алдан пенсиягә чыгу хокукы булганнар тупланма өлешне тагын да иртәрәк ала башларга мөмкин.

Суммасына карап, тупланма өлеш берьюлы (әгәр җыелган акча иминият пенсиясенең 5 процентыннан да кимрәк икән, ул берьюлы бирелә. – Ред.) яки өлешләп түләнә. Ул ай саен пенсиягә өстәлеп киләчәк. Тупланма өлеш кеше үлгәннән соң да юкка чыкмый. Аны мирасчыларга түлиләр. Акчаны кеше вафат булганнан соң алты ай эчендә алырга кирәк,  дип аңлаттылар идарәдә.

Тупланма өлеш турындагы мәгълүматны шәхси кабинет аша алырга мөмкин. «ВТ» хәбәрчесенең тупланма өлеше, мәсәлән, 15 елдан бирле колак ишетмәгән «Эволюция» дәүләтнеке булмаган Пенсия фондында булуы ачыкланды. Пенсия фонды белгечләре әйтүенчә, моңа әллә ни гаҗәпләнәсе юк. Бүген пенсиянең тупланма өлеше белән бәйле алдалау очраклары шактый икән. Кайбер кибетләрдә товарны кредитка алганда пенсия акчасын дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына күчерүне мәҗбүри шарт итеп куялар. Эш табарга ярдәм итә торган кадрлар агентлыклары да еш кына шундый таләпләр куя. «Алтын» пенсия вәгъдә итүчеләр ишек шакырга да мөмкин. Алдап булмаса, йолдап тупланма өлешне фәлән оешмага күчерергә үгетлиләр дә суга төшкәндәй юк булалар. Озын сүзнең кыскасы, документлар имзалаганда, шикле тәкъдимнәр булганда игътибарлы булырга киңәш итәләр. Дәүләт пенсия фонды хезмәткәрләре беркайчан да өйдән-өйгә йөрми, ди белгечләр.

ФИКЕР

Эдуард ВАФИН, Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе:

– Булачак пенсияне арттырам дип, пенсиянең тупланма өлешен ел саен бер фондтан икенчесенә күчерергә киңәш ителми. Моны бернинди югалтуларсыз биш елга бер тапкыр гына эшләргә ярый. Югыйсә инвестиция керемнәре исәпкә алынмый. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондын сайлаганда, иң элек аның эшчәнлеген тикшерергә кирәк. Аларның һәркайсының үз сайтлары бар. Фондның Иминиятләштерелгән затларның хокукларын гарантияләү системасына керү-кермәве дә мөһим. Бу нәрсә дигән сүз? Пенсиянең тупланма өлеше турында сөйләгәндә, гарантияләү системасы оешма ябылган очракта, дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына күчерелгән тупланма өлешнең төп суммасын кире кайтару мөмкинлеген тәэмин итә. Ягъни фондка эшкә бирелгән акча югалмый. Ә менә инвестиция рәвешендә алган керем «яначак». Мәсәлән, эш бирүчегез фондка 10 мең сум акча күчергән, ди. Әлеге акча 10 ел дәвамында әйләнештә булган һәм сез моннан 3 мең сум керем алгансыз. Оешма ябылган очракта, 10 мең сум акча югалмаячак. Бүген Иминиятләштерелгән затларның хокукларын гарантияләү системасына керүчеләр исемлегендә дәүләтнеке булмаган 28 Пенсия фонды бар. Ябылган очракта, лицензияләре алыну турында алар үзләре хәбәр итәргә тиеш. Алга таба тупланма өлеш Россия Пенсия фондына күчәчәк.

 

Иминиятләштерелгән затларның хокукларын гарантияләү системасына кергән дәүләтнеке булмаган Пенсия фондлары:

  1. «Аквилон».
  2. «Алмазная осень».
  3. «Альянс».
  4. «Атомфонд».
  5. «Большой».
  6. «Будущее».
  7. «Волга-Капитал»
  8. ВТБ Пенсия фонды.
  9. «Газфонд» пенсия тупланмалары.
  10. «Гефест».
  11. «Доверие».
  12. «Достойное будущее».
  13. «Национальный».
  14. «В.В.Ливанов исемендәге оборона-сәнәгать фонды».
  15. «Открытие».
  16. «Первый промышленный альянс».
  17. «Профессиональный».
  18. «Ростех».
  19. «Сбербанк».
  20. «Социум».
  21. «Стройкомплекс».
  22. «Сургутнефтегаз».
  23. «Телеком-Союз».
  24. «Транснефть».
  25. «УГМК-Перспектива».
  26. «Федерация».
  27. Ханты-Манси дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды.
  28. «Эволюция».

 

Пенсиянең тупланма өлешен ничек арттырырга мөмкин?

– Дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды белән килешү төзергә;

– ана капиталын булачак пенсиягә салырга;

– хезмәт хакыннан билгеле бер күләмдә акча күчереп барырга;

– төрле софинанслау программаларында катнашырга.

 

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү