Бәйрәм табынына каз пешерү ЫСУЛЫ

Резедә Садыйкова рецепты.

Каз түшкәсе идеаль дәрәҗәдә тәмле булып пешсен өчен, аны алдан әзерләп куярга кирәк. Башта түшкәне зур кәстрүлгә салып, тозлы суда 1,5 сәгать чамасы пешерәбез. Пешкәч, суытырга алып куябыз.

100 мл соя соусы, 3–4 аш кашыгы майонез, бераз тоз, борыч, тәмләткечләр салып, катнашма әзерлибез. Түшкәнең эченә-тышына шуны сылап, берничә сәгатькә (ә иң яхшысы – бер тәүлеккә) суыткычта калдырабыз. Эчлеге җимешләрдән торачак. Түшкә эченә ике-өч алма, әфлисунны, кабыгы белән бергә зуррак кисәкләргә турап, бераз гына виноград, теләсә нинди чикләвек (50 г чамасы) тутырабыз. Аерылып китмәсен өчен теш чистарткыч таякчыклар белән эләктереп куябыз. Казны газ миченә куеп, башта 100 градуслы температурада – 40 минут, аннан соң температураны 180 градуска җиткереп, тагын 40 минут кыздырып алабыз. Казны әледән-әле астын-өскә әйләндереп, бүленеп чыккан согы белән коендырып торабыз.

Ризыкны табынга, яшел тәмләткечләр һәм яшелчә белән, суык килеш тә, кайнар килеш тә куярга мөмкин.


Фикер өстәү