Татарстанда өч елда газ җиһазлары аркасында 16 кеше һәлак булган

Соңгы өч ел эчендә Татарстанда газ җиһазларына бәйле рәвештә 113 янгын чыккан. Аларда 16 кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

– Әлеге фаҗигаләрнең 18 очрагында газ баллоны белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлмәгән. Үлүчеләр арасында 3 бала да бар. Бу янгыннар вакытында 36 кеше тән җәрәхәте алды, аларның дүртесе – балалар, – ди Максим Трущин. – Салкыннар башлану белән кешеләр өйләрен төрле газ җайланмалары белән җылыта башлый. Шуның аркасында күпме шартлау булып тора. 4–5 декабрь көннәрендә генә дә Россиянең өч шәһәрендә газ шартлады. Бездә исә мондый фаҗигаләр 2021 елда булды. Хәтерләсәгез, куркыныч хәлләр Яшел Үзәндә һәм Чаллыда булды. Беренче очракта газ җиһазыннан дөрес файдаланмау, икенчесендә йорт хуҗасының үз белдеге белән тоташтыруы аркасында килеп чыкты.

Белгечләр газны сак кулланырга киңәш итә. Алар сөрем газы белән агулану да, шартлаулар да бары тик кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында килеп чыга дип белдерә. Максим Трущин газ шартлауга китерүче сәбәпләрне дә атады. Болар – куллану җиһазының төзексез булуы, газ шлангларының дөрес тоташмавы. Күңелсез хәлләрнең күбесе газ баллоны кулланган саксызлык аркасында килеп чыга икән.
– Җиһаз төзексез булганда, кеше газ чыкканын сизмәскә дә мөмкин. Шартлау булсын өчен бер очкын җитә, – ди ул.

«ГазпромтрансгазКазан» оешмасының генераль директор урынбасары Михаил Фролов та, газ җиһазларын дөрес куллану кирәк, ди.

– Республикада 1,5 миллион газ кулланучы абунәчеләребез бар. Газчылар 2,5 миллион газ җиһазына хезмәт күрсәтә. Күңелсез хәлләрнең төп сәбәбе – газны дөрес кулланмау һәм өйләрдә һава йөрү системасының начар эшләве, – ди ул.– Һәркем үз тормышы өчен үзе җаваплы. Вакытында техник күзәтү үткәреп торсалар, газчыларга мөрәҗәгать итсәләр, алар килгәндә өйләренә кертсәләр, күңелсезлекләр аз булыр иде.
Саннарга күз салсак, быелның унбер аенда сөрем газы белән агулануның 40 очрагы теркәлгән, 8 кеше үлгән, тагын 100е зыян күргән.


Фикер өстәү