Асия Юнысова: «Элек эшләгәнемнең әҗерен, халык мәхәббәтен тоеп, татып яшим»

Язучы, журналист Асия Юнысованы редакциядә әле дә сагынып искә алабыз. Аның кебек эшләүче башка юк, мөгаен, булмас та. Сүз стиль, тел байлыгы, гыйлем турында гына түгел, хикмәт аның язу тизлегендә дә. Бурандай дулап кайтып керә дә: «Кулдан язарга вакыт юк, әйдә, әйтеп торам», – дип, машинисткалар янына барып утыра. Нәтиҗәдә күз ачып йомганчы тәнкыйть мәкаләсе, я булмаса әңгәмә, я инде очерк туа. Бу юлы без аның белән күбрәк әдәбият хәлләре турында сөйләштек.

Журналист һәм язучы. Бер караганда, икесе ике төрле һөнәр. Язучыга күкләр якынрак булса, журналист җиргә басып йөри торган һөнәр иясе.

– Мин җиргә басып йөри торган журналист булмаганмындыр инде. Гариф Ахунов та: «Син әдәбиятка – журналистика, журналистикага әдәбият алып килдең», – дигән иде. Ул минем һәр язган мәкаләмне җыеп барган булган икән. Ә Туфан абый Миңнуллин мине берничә җөмләмнән дә тануын әйтә иде. Гади яза белмәдем. Сүзне әйтсәң, хикмәтле әйтергә кирәк. Укучыны һәр язмаң белән баетырга кирәк. Синең мәкаләңне укыгач, аның күңелендә утырым калсын, ул уйланып йөрсен. Әдәби әсәргә алынганда да шулай. Мәгълүматлы булсын дип, энциклопедиядән өземтәләр кертәм. Кеше кулына энциклопедияне әллә ала, әллә юк, миннән укып белеп калсыннар, дим. «Мәк чәчәге» әсәремдә, мәсәлән, танылган рәссам Айвазовскийның әнисе татар булуын искәртәм. Белсеннәр, горурлансыннар! Бөтен җирдә дә татар эзләре бар. Һәр татар хатыны баласын: «Вот серенький волчок, утащит тебя за бочок», – дип тәрбияләми, «Үсеп буйга җитәрсең, мәдрәсәгә китәрсең», – дип, биләүсәдә чакта ук мәгърифәт орлыгы сала.

Әнә шулай берәмтекләп җыйган иҗатның кадере бармы соң?

– Минем иҗатымның кадере юк дип әйтергә хакым юк. Чөнки элек эшләгәнемнең әҗерен, халык мәхәббәтен тоеп, татып яшим. Трамвайга утырам икән, һич югы бер кеше таный. Базарга барсам да, һич югы берәр кеше эндәшә. Журналист буларак бәлкем күбрәк таныйлардыр. «Ватаным Татарстан» газетасында ике ел тәрҗемә бүлегендә, 16 ел бүлек мөдире булып эшләдем. Дөрес әйтәсең, рәхәтләнеп, тәмләп язарга вакыт булмады, күбесенчә әйтеп торып эшли идем. Бәлкем, бу – тәрҗемә бүлегендә эшләүдән калган гадәттер. Михаил Горбачевның хакимияткә килгән заманнары, матбугатта тулаем газета битен алып торган чыгышларын тәрҗемә итәргә кирәк. Көн саен бит ул! Баш мөхәррир Сабиров башымнан сыйпый иде инде. Чөнки ул чыгышлар рус газетасы белән бер көндә чыга барды. Русларга әзер килеп төшә ул, ә безгә тәрҗемә итәсе. Моңа чаклы эшләгән тәрҗемәчеләр өлгерә алмаган, күрәсең. Тизлек җәһәтеннән шунда чыныктым мин. Тәрҗемә бит ул – математика. Анда беренче сүзне тартып чыгарырга кирәк. Кирәклесен тартып чыгара белсәң, тәрҗемә тиз бара.

Ә менә махсус конкурслар каләм әһеленә иҗади стимул була аламы?

– Каләм әһеленә стимул буларак шул гына калды да инде. Язучы, бу конкурста җиңеп булмасмы, дигән өмет белән яза хәзер. Яза белгәне дә, белмәгәне дә. Күп вакыт шул яза белмәгәне җиңеп тә куя… Кызганыч, бүген язучыларның бер актив төркеме генә яза. Мохтаҗ булганының каләме, бу миңа барыбер мал китерми дип, тик тора. Каядыр эшкә урнашканнарның исә иҗатка вакыты бик чикле.

Яхшы әсәр иҗат итү өчен нинди шартлар кирәк?

– Иң беренче язучының биографиясе булырга тиеш. Икенчедән, дөнья күрү кирәк. Өченчесе – язучы гамьле булырга тиеш. Балалар өчен язганда да, тәрбияви момент булу шарт. Шул чакта Жюль Верн кебек кабинеттан да чыкмыйча, маҗаралы әсәрләр иҗат итеп була торгандыр. Пүчтәк сүзләр белән кәгазьне капларга кирәкми. Ә мин сүзләр яратам. Югалган сүзләрне табарга, кире кайтарырга тырышам. «Идегәй» дастанында кулланыштан төшеп калган сүзләр шактый. Мәсәлән, «ләңгәз» (поднос) дигән сүз бар. Аны әйткәндә, җиз чыңлавы да ишетелә сыман. Телне мөмкин кадәр ясалма сүзләрдән арындырып, төркилеге күренеп торган сүзләрне кире кайтарырга иде дә бит. Мин, хәтта әдәбият дәресләрендә бәетләр өйрәнгәнче, дастаннарны өйрәнүне күбрәк кертер идем. Тел һәм сүзгә талымлылык, хөр фикер җәһәтеннән якташларым Миргазыян Юныс, Фәнис Яруллин, Рәшит Әхмәтҗанов, Рафаэль Мостафин үрнәк. Алар хакында «Безнекеләр» дигән шигырьдә яздым. Шуннан барысы да аңлашыла.

Язучылар дигәннән. «Әдипләребез» дигән китапта күпләр минем язмаларны кулланган. Ни өчендер минем алар турында язуым кирәк булган, ләкин язма авторы мин булу кирәкмәгән. Авторитетлы кешеләрне куйганнар. Мәсәлән, Миргазыян абый турындагы «Биектә калу» дигән язмамның авторы итеп Фәрваз Миңнуллинны язганнар. Мондый мисаллар байтак. Туфан Миңнуллинның тычкан турындагы сүзләре минем хакта әйтелгән инде ул.

Без, шартлар дигәндә, рухи якны санап киттек. Ә матди якны алсак? Әллә рәхәт шартларда яхшы әсәрләр туа алмыймы?

– Шәхсән миңа тынлык кирәк. Язганда, тамчы тавышы да комачаулый. Хәзер бөтен шартлар да бар югыйсә, сәламәтлек кенә китеп бара. Озын сүзнең кыскасы, эш шартлары миңа мөһим. Компьютерда яза бару һәм төзәтә бару бик уңайлы. Шартлар булганда бик продуктив эшләп була. Ир-ат язучылардан исә көндәлек тормыш мәшәкатьләрен белмәгән, әсәрен бастыру һәм төзәтүне дә хатыннарына йөкләгәннәре бик продуктив эшлиләр бугай. Мәсәлән, Габдрахман Әпсәләмовны Маһинә ханым нык контрольдә тоткан. Гонорарны алырга да үзе йөри иде. Ул чакта язучы гонорарны гаиләсе белән бишәр ел рәхәт яшәрлек итеп ала иде.

Каләм хакының шулкадәр төшүен нәрсә белән аңлатып була?

– Ул чакта тиражлар зур, кәгазь сыйфатсыз да, арзан да иде. Китап тиражы 25 меңгә кадәр икән, язучы бер гонорар ала, 25 меңнән аз гына артып китсә дә, авторга икеләтә түләнә. Ә Шамил Рәкыйпов кебек кешеләрнең китаплары 100 меңгә дә җитә иде. Шуңа күрә алар кооператив фатирларны да иң беренчеләр булып алдылар. Хөкүмәт биргән фатирда гаиләләре белән яшәп, кооператив фатирны иҗат өчен тотучылар да булды. Ә соң дистәләгән иҗат йортлары! Шартлар турында соравыңа да җавап бу.

Язучыга шул заман кире кайта аламы?

– Аның өчен татар мәктәбен һәм татар авылын кире кайтарырга кирәк. Минем туган авылым Кызылъяр – Фәнис Яруллинны биргән авыл, Миргазыян Юныс исә – күрше авылдан. Шул авылларда хәзер русча укыта башлаганнар. Чишмәләр саекса, Идел дә кибә. Чишмәләрне сакларга кирәк. Кайсы гына хәрби низагны алма, сәбәп итеп телне кысуны китерәләр. Чөнки тел – изге нәрсә. Ә без юкка чыгу юлын сайлаганбыз, ахры. Ник дигәндә, халыкның үзаңы юк дәрәҗәсендә.

Мондый шартларда язучы өстендә – икеләтә җаваплылык. Үз татарыңны беркайчан да ямьсез итеп күрсәтергә ярамый. Үз «начар»ыңның да яхшы сыйфатын күрә белергә кирәк.

Әле беркөн «Беренче канал» да Ришат Төхвәтуллинны күрсәттеләр. Аның төрек җырын сайлавын башта мин дә гаеп иттем. Аннары моның үзенә күрә бер хәйлә икәнен аңладым. Ул шул рәвешле үзен татар халкыныкы итеп калдырды. Башкортстаннан дип игълан иткәч, башкортча җырларга тиеш иде кебек. Һәр татар үз милләтен күтәрү өчен эшләргә тиеш. Шуңа мин Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» дигән әсәрен соңгы елларда күтәреп чыгуны да кабул итә алмадым. Онытылган икән инде ул әсәр, онытырга кирәк. Имеш, кеше ашаучылар бездә дә булган.

Хатынкызга иҗатта үз урынын табу авырмы?

– Хатын-кыз – беренче чиратта ана. Ул гаиләне алып баруны, бала тәрбияләүне үзенең изге бурычы итеп ала. Аннан калган вакыт иҗатка бирелә. Мөгаен шуңа хатын-кыз язучылар сирәк булгандыр. Элек хатын-кызлар балалар язучысы сыйфатында гына күренә иде. Әминә Бикчәнтәева, Дәрҗия Аппакова, мәсәлән. Хәзер хатын-кыз әдәбиятка күпләп килә. Беренче роман язучы Мәдинә Маликова бар, аннары Нәбирә Гыйматдинова да проза өлкәсендә күп эшләде. Нәбирә укучыны китап янында тота алды. Алар Тукай бүләгенә дә ия булдылар. Ә менә дөнья әдәбиятында танылган хатын-кыз әдипләр байтак. Әйтик, «Том агай алачыгы» дигән әсәрнең авторы Гарриет Бичер Стоу, әсәрләрен Жорж Санд буларак бастырган баронесса Аврора Дюдеван, «Кигәвен»нең авторы Этель Лилиан Войнич, «Унесенные ветром» дигән бер әсәре белән үк танылган Маргарет Митчел.

Гаиләдә ир дә, хатын да иҗат юлын сайласа, кайсынадыр талантын корбан итәргә туры киләме

– Бер-берен аңлап, бер-берсенә терәк булып яшәгән иҗади гаиләләр байтак. Мисалга Ләбибә Ихсанова белән Шәрәф Мөдәррисне, Гариф Ахунов белән Гөлшаһидә ханымны, Мәдинә Маликова белән Әхмәт Рәшитне китерергә була. Бездә бар андый мисаллар, күп булмаса да.

Тормыш шигарегез нинди?

– «Гайбәтләрдән өстен кал!» Мин шулай яшәдем дә. Тормыш шундый ул: бүген сине хөрмәт итәм дип өтәләнгән кеше иртәгәсен сиңа этлек эшләргә мөмкин. Әйе, өстен булып калырга кирәк. Каршы җавап бир, дип өстереп торучылар булса да.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү