Айгөл Әхмәтгалиева: «Минем турында китап язылмас…»

Укучы китап укымый дигән заманда язучы нинди уй-фикер белән яши? Аннан хәзерге заман турындагы әсәрне таләп итү дөресме? Ни өчен фантастик әсәр язылмый, нигә сәхнәгә менгән әсәрдә язучы фикере бозыла? Болар һәм башка мәсьәләләр турында язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән сөйләштек.

–  Иң популяр җырчылар да зал тутыра алмый азапланганда, халыкны китап укытып буламы?

– Була. Моның өчен иң беренче чиратта, бездә халык китап укымый, укырлык китап юк, дигән ялган фикерне әледән-әле кабатлап, кешенең баш миенә сеңдерүдән арынырга кирәк. Мин моңа бик күп җирдә очрашуларга баргач, инандым. Менә шунда урта һәм өлкән буынның китапка мөнәсәбәтен күреп шаккаттым. Юкса үзем дә хәзер укымыйлар дип алдана башлаган идем инде. Яңа китап булса, әсәр халыкның үз ярасын, үз җанын чагылдырса, аны сагынып, сусап көтеп алалар. Сорыйлар, фикер алышалар. Авырткан җир – мондый очрашуларда яшьләр бармак белән генә санарлык. Бу җәһәттән китапханәчеләрнең хезмәте тиешенчә бәяләнәме икән дигән сорау туа миндә. Ярый инде, без, язучылар, коры рәхмәт белән булса да беркадәр бәялибез фанатизм белән эшәүче шушы фидакарьләрне. Ләкин мин дәүләткүләм, югарырак дәрәҗәдә исәпкә алуларын теләр идем.

– Нинди китапны укыйлар?

– 7–8 ел элек халыкка «җиңел» әйбер кирәк иде. Бүген укый, икенче көнне оныта ул аны. Сериаллар белән шулай булды, исеңдәме? Үлә-бетә карадылар да, берзаман туйдылар. Хәзер китап белән шундый хәл. «Җиңел» китаптан бигрәк, тарихи әсәрләр сорыйлар. Шәхесләр турындагы китаплар белән кызыксыналар. Яшь буын фантастика сорый. Аларның зары урынлы, яшьләр өчен татарча фантастик әсәрләр юк диярлек.

– Ә ни өчен татар язучысы фантастик әсәр яза алмый? Гуманитар белем белән генә язып булмыймы аны, әллә инде халык хыялланудан да курка башладымы?

– Әгәр миңа фантастик әсәр яз әле дисәләр, мөгаен, кистереп, юк, язмыйм, дип җавап бирер идем. Шәхсән үзем, булган булсын инде, яки әкият яратам, яки реалистик әсәрне. Хыяллана белмибез, дип әйтмәс идем. Татар халкы романтик жанрны да үз күрә, шулай да барыбер реалистик тормыш белән яши торган халык. Ул бүгенге белән дә яшәми кебек. Кичәге көн белән яшибез, һаман да шул элеккеләрне мисал итеп китерәбез, байлыкларыбыз, тарихыбыз белән мактанабыз. Шул ук вакытта алдагы тормышны уйлап ашкынабыз. Иртәгә әйбәтрәк булыр төсле. Фантастик әсәр дигәндә, мин үрнәк итеп Фатих Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт»ен әйтер идем. Гасыр башында язылган әсәр бүгенге тормышыбызны көзгедән күреп язган кебек. Фантастик әсәр язу өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан язучы күңеленә менә шушындый илаһи сернең салынуы кирәктер. Ул сер булмаса, үзең уйлап утырып кына язылмый ул. Әгәр инде кайчан да булса шундый илһам иңсә, ул әсәр туар… Ихтыяҗ бар дип кенә андый әсәр язарга мин әзер түгел. Бәлки башка язучыларда да шундый хикмәттер.

– Аннары халык кызганырга ярата безнең. Бәетләр иҗат итү дә, мөгаен, шуннан киләдер. Димәк, кызганыч романнар укылышлы булыр иде.  Хәния Фәрхи, Сәхипҗамал Волжская турында язганда бу алымны кулланмадыңмы?

– Кызгану микән – чыннан да, кемдер исерек ирен, кемдер баласы проблемаларын онытып, китаптагы шундый геройлар белән яшәп, алар өчен җан ата. Бәлки, бу халыкның менталитетына да бәйледер. Үзеңнең дә игътибар иткәнең бардыр, Сабан туенда, мәсәлән, ат чабышларында да халыкның игътибары иң беренче килгән аттан битәр, иң азактан килгән атта, аның иярендәге малайда була. Сөлгеләр дә күбрәк аңа бирелә, җылы сүзләр дә. Мөгаен, бу безнең халыкның үзенчәлегедер.

Язганда минем акылга гына буйсына торган гадәтем юк. Халык укысын да еласын әле дигән уйларның да башыма килгәне юк. Язып тәмамлап, укып чыкканда гына бәгырьне чеметеп, сызлатып ала торган урыннар барлыгына игътибар итәсең. Әмма бу махсус эшләнми. Коры акылны гына тыңласаң, әсәр бик ясалма чыгадыр ул.

– «Туташ» романы чыккач, чын дөресен язып бетермәгән дигән фикерләр дә ишетелгәләде.

– Чын дөресен язу берничек тә мөмкин түгел. Беренчедән, Сәхипҗамал Гыйззәтуллинаның туган елын күрсәткән документ та юк. Аны күпме галим эзләгән, мин дә күпме архивларда утырдым. Әлбәттә, вакыт бик аз иде, безгә бит ике ел гына бирелде, әмма мин кулымнан килгәнчә эзләндем. Менә шуннан башланган, таяныр нокта булмаган җирлектән ничек итеп чынбарлыкны гына чагылдырып була? Казан архивында аның көндәлекләре саклана, анда да актриса өч дәфтәрендә үз кулы белән өч төрле елны туган елы итеп күрсәтә. Шулай да романның 80 проценты тарихи документларга һәм Сәхипҗамал Гыйззәтуллинаны күреп калган, аның белән аралашкан кешеләрнең сөйләгәннәреннән чыгып язылган. Минем фантазия анда, күп булса, 20 проценттыр. Күбесенчә көндәлекләрдәге фактлар  файдаланылды. Анда Кәрим Тинчуринны, Гөлсем Болгарскаяны шактый каралтыбрак күрсәткән язмалар да бар. Шуңа ишарәлисеңдер. Әмма бу көндәлекне язганда Сәхипҗамал Гыйззәтуллина бик өлкән яшьтә булган, һәм без аны шизофрения диагнозы куелып, соңгы көннәрен психоневрологик интернатта үткәргәнен беләбез… Көндәлеккә язган аның бу фикере объективмы, субъективмы – без бит моны берничек тә әйтә алмыйбыз. Икенчедән, алар арасында эчке каршылык, көндәшлек булу да мөмкин. Аны көндәлекләрне укыганда да чамалап була. Бәлки, бу шәхесләргә тап төшерү максатыннан язылгандыр дигән шик тә булганга, мин шундый җирләрен кисеп калдырдым. Ләкин аңлы кешегә аңларлык итеп, диалогларда, актрисаның репликаларында мин аны барыбер чагылдырдым. Сизгер укучы хикмәтнең нәрсәдә икәнен шунда ук сизеп ала.

– Бездә шәхес кадере бармы? Нишләптер шулай сорыйсы килеп китте…

– Бу сорауга Тукайдан да остарак итеп җавап биреп булмыйдыр.

«Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадрен белү?!
Без аны кайдан белик, мескин үлеп аңлатмагач?!»
– дигән ул «Хөрмәтле Хөсәен ядкәре» шигырендә. Мин бу юлларны әле беркөн генә Фарсель Зыятдиновның туган көнендә үземнең «ВКонтакте» битенә алып куйдым. 1 июнь Фарсель абыйның туган көне иде. Ул миңа авылдашым буларак та, кеше буларак та бик якын. Шуның мисалында бу сорауга аңлатма биреп була торгандыр. Кеше бик талантлы, кешелекле булырга, әллә ничә кеше гомеренә җитәрлек эшләр эшләп калдырырга мөмкин. Әмма әрсезлек, ялагайлык, яраклаша белү дигән сыйфатлары булмаса, кадеремне белерләр, хезмәтемне күрерләр дип өметләнергә кирәкмидер. Күпме шәхесләрне беләм, китеп барганнар да, исән чагында кадер күрмәгәннәр дә шактый.

– Айгөл, «мин язучы булам» дигән фикер кайчан туды? Язучыга, шушы сорауны биргәч, күбесе сүзен, язучы булыр өчен биография кирәк, дип искәртүдән башлый.

– Миңа калса, иң беренче чиратта тормыш тәҗрибәсе кирәктер. Ләкин мин балачактан язучы булам дип хыялланган кеше түгел. Баштарак, биюче булам, дип хыялландым, аннары, Мөсәгыйть Хәбибуллинның «Сулар үргә акса да» дигән романын укыганнан соң, милиционер буласым килде. Анысында әни чабудан тартып туктатты. Мөгаен, Аллаһы Тәгалә үзе күңелгә оеткы салгандыр. Мин китап укырга яраттым. Әти белән әни гомер буе байлык урынына китап җыйды. Кеше сервантына хрусталь җыйганда, алар китап күтәреп кайттылар. Мин аларга шуның өчен мең рәхмәтлемен. Берзаман авыл китапханәсендә мин укымаган китап калмады. Әти китапны Пучы, Усы авыллары китапханәләреннән алып кайта башлады. Әни кайвакыт, аңа бу китапны укырга иртәрәк бит әле, дисә, аны тизрәк укырга тырыша идем. Китап укый-укый «алсу» күзлек киелгәндер дә инде. Миңа башта язучы нәрсә уйлый – шуны яза һәм ул бөек профессия вәкиле булып тоелган иде. Бу «алсу» күзлек Казанга килеп, «Мәгърифәт» газетасында эшләгәндә, язучылар белән аралаша-аралаша ватылды. Моны язучыны кимсетү дип кабул итмәскә кирәк. Менә дигән әсәр язган язучының чынбарлыкта икенче кеше булуы, сүз белән гамәленең аерылуы тәэсир иткәндер, күрәсең. Ничек булса да, язучы һөнәре – бер миссия. Син телисеңме, теләмисеңме – үз вакытында каләм аласың, күңелеңә фикер иңә һәм син аны башкалар белән бүлешергә кирәклеген тоясың.

– Беренче китап һәм тәүге хисләрең?

– «Болытта җиләк үсә» дигән коймак калынлыгы гына китап иде ул. Аның дөньяга тууына Рәшит Бәшәргә рәхмәтлемен. Ул минем иҗатымны укып, канатландырып килә иде. Берзаман «Мәйдан» журналына язучылар килгәч, ул Мөдәррис Вәлиевкә: «Балалар өчен бер китаплык хикәяләре бар», – дип әйтеп куйды. Китап дигән әйбер хыялда да юк иде, ә ул шундый тизлек һәм җиңеллек белән «Мәгариф» нәшриятында чыкты да куйды. Көтелмәгән куаныч иде.

– Беренчесен язу авырракмы, унынчысынмы?

– Беренчесен мин тәүге тапкыр бәби табарга барган хатын-кыз халәте белән чагыштырам. Әле син үзеңне нәрсә көткәнен дә белмисең. Китаплар саны арткан саен җаваплылык хисе дә арта бара. Укучы синнән беренче китабыңнан да яхшырак китап көтә һәм син тагын да яхшырак әсәр тәкъдим итәргә тиешсең. Һич югы алдан чыкканыннан түбәнрәк баскычка төшмәскә дигән максат куясың. Менә шушы нәрсәләр авырайта, җаваплылыкны көчәйтә.

– Хатын-кыз язучылар популяррак, диләр, сәбәбен нидә күрәсең?

– Язучылар берлеге эшчәнлегенә карасаң, чынбарлыкта да шулайдыр дигән фикергә киләсең. Чыннан да, интернет сәхифәләргә керсәң дә, иҗат итүчеләрнең күбесе хатын-кыз бит. Аның сәбәпләре күптер инде. Мин инде аның беренчесе ир-атның матди якны кайгыртып, кәгазь-каләм белән булашмавында  күрәм. Ир-ат күбрәк тормыш алып бару, акча эшләү юлында. Хатын-кыз эмоциональ, ул элек тә гомер бакый җыру әйткән, бәет чыгарган, каләмгә алыну үзеннән соңгы буынга җылылык калдырырга теләүдәндер ул.

XXI гасыр башыннан  акчага табыну, матди якны өстен күрү беренче планга чыкты. Бер машина бар өйдә, ул җитми, әйбәтрәк кирәк. Кредитка батса бата, ул аны ала. 2–3 ел торган диван ошамый башлый, яңа кирәк. Бу нәрсәләр рухи якны имгәтә. Мин шундый егетне беләм: күңеле тулы моң, шигърият. Язып карады ул. Карады да аннары күзләре зур итеп ачылды. Язып кына дөньяны алып барып булмавына төшенде. Шулай итеп башка юнәлешкә кереп китте.

– Әсәр сәхнәдә куелсын өчен аның нинди булуы шарт? Берәр сере, җае бармы?

– Сәхнә кануннарын белеп язу кирәктер. Икенчедән, анда халыкның җаны булырга тиеш. Берзаман бөтен театрлар да Туфан Миңнуллин әсәрләрен куя башлагач, шау-шу булып алган иде. Янәсе, нишләп аны гына куялар, бүтән кешегә юл бирмиләр. Менә хәзер үзем дә театрда эшләгәч, Туфан абый әсәрләренең ни дәрәҗәдә феноменаль икәнлегенә төшендем. Анда драматургия кануннарын белеп язу да, халыкның иң авырткан җирләрен үзенең җор теле белән җиткерү дә, тормышны камил белү дә, тел байлыгы да – бар да бар. Бу җәһәттән мин соңгы елларда татар әдәбияты җәүһәрләренең сәхнәгә менүенә шатланам. Бу – Әмирхан Еникиның «Рәшә»се, Аяз Гыйләҗевнең «Яра»сы, «Әтәч менгән читәнгә», Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» әсәрләре яңа сулыш алды бит.

– Режиссер карашы язучыныкы белән һәрвакытта да туры килә аламы?

– Еш кына фикерләр туры да килми бугай. Берничә ел элек болай дип сорасалар, мин кискен итеп, алай булырга тиеш түгел, язучы әйтергә теләгән фикер сәхнәдә дә шул рәвешле яңгырарга, үзгәрешсез бирелергә тиеш дип әйтер идем. Ләкин үземнең «Капка» дигән хикәям сәхнәләштерелгәч, бу фикернең бик үк дөрес булмавына төшендем. Таяк ике башлы, әлбәттә. Әгәр синең фикерең имгәнә икән, язучының тавыш куптарырга хакы бар. Әгәр синең фикерең тирәнәя, көчәя генә икән, аның белән килешү хәерлерәк. Китап – бер нәрсә, спектакль – бөтенләй икенче дөнья. Мәсәлән, режиссер Айдар Җәббаров куйган «Рәшә»дә дә Әмирхан Еники фикере үзгәргән. Язучы Рәшидәне горур итеп сурәтләсә, сәхнәдә бу горурлык югалган иде. Бу хакта тамашачы буларак күп уйландым һәм бүгенге көн тамашачысына шушылай куелу күпкә хәерлерәк дигән фикергә килдем.

– Хәзерге заман әдәбиятында төп өч проблема.

– Аның беренчесе – без бүгенге чорны чагылдырмыйбыз. Җаваплылыктан куркумы, әллә сәяси яктан күп кыйналган татар халкының өркәклегеме – әйтә алмыйм. Гәрчә андый әсәр язылса да, аны кайсы матбугат батырчылык итеп чыгара алыр икән? Икенче проблема – тел мәсьәләсе. Ул артык гадиләшеп, артык җиргә төште кебек.  Күп әсәрләрдә моң юк, теле коры, бик үртәләм инде моңа. Нәрсәдән килә ул? Халыкка аңлаешлы булсын дип шулкадәр примитив телгә төшү генә түгел бит инде бу. Өченчедән – геройларыбызны, татар халкының шәхесләрен күрсәтмибез. Бик аз күләмдә языла андый әсәрләр. Әйтик, Сара Садыйкова турында аһ итәрлек нинди әсәр бар? Әле бу телгә килгән иң беренче исем генә.

– Үзең турында роман язылса, ул ничек аталыр иде?

– Минем турында китап чыкмас, чөнки без – Актаныш ягыннан. Күпләр: «Сездән сүз алып булмый», – диләр… Мин менә сынаулар турында да, гаилә хәлләре, әти-әни хакында да бөртекләп, тәфсилләп бер журналистка да сөйләмәс идем. Бу укучыны һич кенә дә куркытмасын, ниндидер куркыныч әйберләр юк. «Бәхет тыйнаклыкны ярата», – дип әйтәләр бит әле, ул буш сүз түгел, бары шул гына. Аллага шөкер, әти-әнием исән, гаиләм бөтен. Менә шушы бөтенлекне кеше күзеннән сакларга телим. Ялгыш авыздан берәр сүз зарлы чыгып, Аллаһы Тәгалә: «Сиңа бу ошамыймы әле, тагын да авыррак сынау биреп карыйм», – дияр төсле… Шундыйрак уйлар бар. Шәхси тормыш белән мактанасым да, зарланасым да килми.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү