Ркаил Зәйдулла: «Кысыр агачка таш атмыйлар»

20 яшьлек язучылары булмаса, әдәбиятның киләчәге юк. Ә бездә яшьләр бармы? Ни өчен язучылар бердәм түгел? Милли әдәбиятны дөнья дәрәҗәсенә чыгару өчен нәрсә эшләп була? Бу хакта Татарстанның халык язучысы, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла белән сөйләштек. Аңа депутат буларак язучының абруен күтәрү өчен нәрсә эшли дигән сорауны да бирдек. Җавап көтелмәгәнчәрәк яңгырады.

Ркаил абый, татар әдәбияты бүген ни хәлдә? Укучы азайды дип әйтәләр, бу чыннан да шулаймы?

– Укучылар саны кимү татар әдәбиятына гына карамый, ул – гомуми бер тенденция. Хәтерлисезме, совет чорында хәтта газета-журналга язылуга лимит та кертелгән иде. Миллионлаган тираж белән чыгучы «Новый мир», «Знамя» журналларына язылып булмый иде. «Казан утлары» журналының да лимиты бар иде. Тиражы 100 меңнән артып китсә, кәгазь җитмәү сылтавы белән аңа язылуны туктаталар иде. «Сөембикә» (элеккеге «Азат хатын») – ярты миллион, «Чаян» 800 мең тираж белән чыкты. Чыннан да, ул чорны хәзергесе белән чагыштырып та булмый. Ул вакытта бит интернет юк, телевидениедә нибары ике канал эшли. Мәгълүмат чараларыннан басма матбугат кына бар. Кеше укый, редакцияләр белән языша, әдәбият белән кызыксыну да зурдан иде. Укуга мода дигән нәрсә дә үз эшен эшләгәндер, мөгаен. Укыймы ул аны, юкмы, ләкин китап шкафта торырга тиеш. Дефицит китапларны, томлыкларны алыр өчен башта язылырга һәм макулатура тапшырырга кирәк иде. Вазгыять үзгәрде, укуны кире кайтару өчен кайбер илләрдә ихтыяри-мәҗбүри чаралар да уйлап табалар. Мәсәлән, Германиядә тәртип бозган кешене берничә ай китапханәгә йөрергә хөкем итәләр дип укыганым бар. Ул ничәдер китап укып, эчтәлеген сөйләп бирергә тиеш икән. Кызыксынып китеп, китап белән дуслашып киткән очраклар да бар дип язалар. Минемчә китап укырга балачактан өйрәнергә кирәк. Андый кеше үлгәнче китап укуны ташламый. Кинәт китап укучы кимеде, диләр икән, димәк, совет чорында китапны алып, бер дә ачып карамаучылар, ягъни укучы булып саналучылар да күп булган.

Бәлки хәзер язучылар җәлеп итәрлек итеп язмыйлардыр

– Язучыларның төрлесе бар. Мин бөтенләй төшенкелеккә бирелеп, әдәбиятның сыйфаты түбәнәйде, дип әйтмәс идем. Дөрес, үз казаныбызда кайныйбыз. Ә кайда кайнарга тиеш татар әдипләре? Башка казанга чәчрәп чыга алмый бит инде. Башка казанга чүмеч белән татар әдәбиятын салучысы бөтенләй бүтән һөнәр иясе була. Ә бит шәп әсәр чыга икән, аны бүтән халыкларга таныту эше дәүләт дәрәҗәсендә башкарылырга тиеш. Бу эш белән алга киткән илләрнең илчелекләре шөгыльләнә. Бездә дә консуллыклар ачылды. Менә аларның татар әдәбиятын тарату, таныту эше белән шөгыльләнүе мөһим.

Язучылар мәгарәдә калган кавем кебек. Сезгә дә шулай тоелмыймы? Аларның күбесе бу заманда яшәми сыман тоела.

– Мәгарәдә калу бер дә зыянлы түгел. Чөнки әдәби иҗат – ул ялгызлык дигән сүз. Ләкин язучы дөнья хәлләрен дә белеп торырга, мәгарәдән чыгарга, аралашырга тиеш. Дәрвишләр дә бит йөреп ислам динен таратканнар.

Шундый язучылар бар: алар шәп публицист, халык алдында шәп оратор, сәясәттә дә активлар. Андыйлар да кирәк, шул ук вакытта мәгарәдә ятучылары да. Чөнки соңгылары үлем, туу, мәхәббәт, гаделлек кебек мәңгелек төшенчәләр белән эш итә. Биш йөз ел, мең ел элек язылган әдәби әсәрләрне алсак, анда бит сүз шул турыда бара. Бүгенге заманның вак-төяк проблемалары турында язылган әсәрләр исә, газета кебек үк, бик тиз төшеп кала. Бер мисал китерик. Шагыйрь Ләис Зөлкарнәйнең «Нугай йорты» дигән шигъри романы дөнья күрде. Аны нәкъ менә мәгарәдә язылган, мәңгелек төшенчәләр турында дип әйтеп була. Романда татар халкының язмышы бәян ителә, ул кая бара, аның үткәне нинди дигән сораулар күтәрелә. Бу – мәңгелеккә кала торган әсәр. Ләкин киң масса укучыга ул аңлашылып җитмәскә дә мөмкин. Милли китапханә бәйгесе, «Әдәби марафон» нәтиҗәләренә күз салсак, киң массаның күбрәк хатын-кыз язучы әсәрләрен укуы аңлашыла. Чөнки укучының да күпчелеген хатын-кыз тәшкил итә. Зифа Кадыйрованы егылып укыйлар икән, димәк, аның әдәбиятта үз урыны бар. Мин моны кыенсынмыйча әйтәм. Ләкин бит язучының үзенең ихтыяҗы да бар. Ул бүтәнчә хәрәкәт итә ала, ягъни башка юл белән дә тамагын туйдыра ала икән, ул, әлбәттә, күңеле кушканны яза. Заказны да бит күңел кушканча эшләп була.

Бүгенге заманда аерылып торган яшь язучылар бармы?

– Егерме яшьлек шагыйре булмаса, әдәбиятның киләчәге шикле. Бездә яшь  язучылар бар, тик аларның күбесе – кызлар. Егетләр дә очраштыргалый. Тарсынып әйтмим, кызлар яза икән, язсын. Чөнки хәзер бөтен өлкәдә дә хатын-кыз алгы планда. Ләкин әдәбият – көнчел. Ул бүтән төрле эшләр белән шөгыльләнүне бик өнәп бетерми, үзенә генә табынуны таләп итә. Шуңа күрә кызларның күбесе кияүгә чыгу, бала табу сәбәпле, әдәбият мәйданыннан китә. Әдәбият җенескә карап өстенлекләр бирми. Ул мөкиббән китеп хезмәт итүне таләп итә. Бездә андый хатын-кыз язучылар да җитәрлек. Яшьләр дә бар.

Ләкин башларын калкытканнарына да ябырылу бара. Нинди генә язучыны батыра башласалар да, берберләрен яклау юк. Ни өчен?

– Язучылар беркайчан да бердәм булмаган. Көндәшлек, үзеңне генә бөек санау һәр заманда да бар. Көнләшмәс өчен бердәнбер чара – үзеңне бөек дип санау. Үзеңне бөек дип саныйсың икән, бүтән кешедән көнләшү мәгънәсез.

Яшьләргә ташлану, тәнкыйть итү, йомыркадан җөй эзләү мәсьәләсе – безнең заманда гына уйлап табылган нәрсә түгел. Ташны да бит алмалы агачка ыргыталар, кысырына түгел. Талантлы кешеләргә һәрвакыт һөҗүм итеп торганнар.

Талантлы кешене тәнкыйтьләп, хәкарәтләп язучы ул шушы ысул белән үзен күтәрәм дип уйлый. Чыннан да шулай килеп чыга, аны белә башлыйлар. Нинди талантлы кешене тәнкыйть иткән бит дип сөйлиләр. Теләсә кемне тәнкыйтьләргә була. Чөнки бәйләнеп булмый торган камил әсәр булмый. Аннан соң бит әле һәркемнең үз зәвыгы. Бу эштә киртәдән чыкмаска кирәк.

Әдәбиятта тәҗрибәләр белән мавыгу кирәкме?

– Әдәбият-сәнгать кешесе жанр ягыннан, үзенең сүзен үткәрү ягыннан эзләнми икән, бигрәк тә яшь чакта, аңа, язуны ташлап, бүтән һөнәр сайларга кирәк. Өлкәнәя барган саен эзләнү кими. Син үз юлымны таптым дип уйлыйсың. Ләкин мин үзем дә иҗатка шикләнеп карыйм, эзләнәм. Юкса, сигез яшеннән өйрәнчек шигырьләр яза башлаган, мәктәптә укыганда газеталарга язышкан кеше. Cүз уңаеннан, 7 сыйныфта укыганда «Социалистик Татарстан»да шигырьләрем чыкты. Балаларны бик бастырмыйлар иде. Мин исә хәйлә юлына бастым: мәктәп укучысы икәнне әйтмичә генә шигырьләрне җибәрдем. Өлкән кеше дип уйлап чыгардылар.

Депутат буларак язучының абруен күтәрү өчен нәрсә эшли аласыз?

– Бу сорауны күптән түгел Татарстан Дәүләт Советының вице-спикеры Марат Әхмәтов та бирде. Бөтен язучының абруен күтәреп булмыйдыр ул. Язучыны һөнәр итү исә бездән генә тормый. Закон буенча язучы гына түгел, композитор да һөнәр саналмый. Күп кешеләр тәкъдим итте, ләкин гамәлгә куя алмадылар. Чөнки Мәскәүнең үзе генә әллә ничә төрле язучы оешмалары бар. Берлек хәзер совет вакытындагы кебек монолит түгел. Һәм ул кирәк тә түгелдер дип уйлыйм мин. Һәр язучы абруен әйбәт әсәр язып күтәрә ала. Ә мәгарә дигәннән, Аргентина прозаигы Хорхе Борхес искә төшә. Ул гомер буе китапханәдә эшләгән һәм гаҗәеп бөек әсәрләр тудырган. Тора-бара сукырайган, аннан соң да иҗат эшеннән туктамаган әле ул. Аның әсәрләрендә – бөтен дөнья гаме. Каядыр халык арасында йөреп, митингларда кычкырып, халык белән сөйләшеп кенә булмый. Алары да кирәк, сүз дә юк. Бөтен дөньяда  шулай: үз иҗаты белән, гонорар хисабына гына яшәүчеләр бик аз. Шагыйрьләр бөтенләй яши алмый. Ул драматургия, кино өлкәсенә кереп китә. Калганнары университет, мәктәпләрдә укыта. Әдәбиятка якын өлкәләрне сайлый. Шуңа күрә мин язучылыкны һөнәр итеп законга кертеп була дип уйламыйм. Кирәк ул, ләкин…

Кайбер романнарны укый башлыйсың, дәвам итеп булмый. Шулай да язучыга хөрмәтең кала. Әле бит моны язу өчен түгел, күчереп чыгу өчен дә күпме хезмәт кирәк булган, дисең. Сәләтсез икән, ул бит гаепле түгел, ул язарга тырыша.

Тагын бер нәрсә: миңа әкияткә охшаган тарихи романнар ошамый. Чөнки аның ничек тәмамланасын алдан ук белеп була. Яшүсмер чакта андый әсәр дә кирәк. Мин Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур»ын үсмер чакта укыдым. Шаккатып укыдым, укый-укый китап тәмам таушалып бетте. Чөнки шулкадәр маҗаралы итеп язылган. Соңыннан Нурихан абый белән күрешеп сөйләшкәндә, шушы романы өчен чын күңелдән рәхмәт әйткән идем. Аның исе китмәде, минем яшьлектәге өйрәнчек әйбер иде, диде. Ләкин «Итил суы…»н әле дә укыйлар. Чөнки аның аудиториясе бар – яшүсмерләр. «Сызгыра торган уклар»ны уку кыенрак. Ул инде  бөек роман. Минем өчен хәзер дә аңа тиң әсәр юк.

Китап сезнең өчен нәрсә ул?

– Мин электрон вариантны да укыйм, ләкин күңелгә кәгазь китап ятышлырак. Аны төннәр буе укырга була, электрон китап исә күзне тиз алҗыта. Кәгазь исенең дә хикмәте бар бит аның. Яшьләр укымый дип тә әйтеп булмый. Улым, мәсәлән, гел укый, кызым фэнтезиларны йота гына. Ул, нишләп татарча шундый фэнтезилар юк, дип сорый. Юкса бит андый әсәрне язарлык язучылар бар. Галимҗан Гыйльманов яза алыр иде аны, Марат Кәбиров. Әкият инде ул, дөресен әйткәндә. Оригинал әсәр тудыруның бер генә юлы бар: татар фольклорына нигезләнеп язарга кирәк. Шул очракта ул безгә дә, башка халыкларга да кызык булыр иде. Аның өчен тамырларыңны белү кирәк.

Димәк, Шүрәлене Шрек дәрәҗәсенә күтәрү мөмкин?

– Ә нишләп аны Шрек дәрәҗәсенә күтәрәсең? Шүрәле булып калсын! Шүрәле дәрәҗәсендә дөньяга танылсын.

Бармы соң шундый әсәр язарлык яшьләр? Тел мәсьәләсендә дә алар чикләнгән сыман тоела.

– Тел мәсьәләсе – иң зур проблема. Мин бер генә юл күрәм: телгә бай язучыларны укырга кирәк. Үзем Галимҗан Ибраһимовны, Әмирхан Еники, Марсель Галиевне кайта-кайта укыйм. Күптән түгел генә Галимҗан Ибраһимовның «Башкорт кызы Гөлбикә»сен укыдым, нинди бөек әсәр дип шаккаттым. Шәриф Камал хикәяләре дә искерми торган. Теле бай икән, әсәр яши. Фикер бит ул турыдан-туры әйтелми, укучыга символлар аша, образлар аша барып җитә. Андый язучы гына киләчәккә өмет итә ала.

Соңгы вакытта тарихка бәя бирү омтылышы сизелә башлады. Гаделлек эзләүдән бигрәк шәхесләрне кимсетү чагылышы да сизелә.

– Ринат Мөхәммәдиевнең «Ак кәгазь нидән саргая?» романын әйтәсездер. Анда төп каһарман Нәкисне фольклорчы Нәкый Исәнбәт белән тиңләштереп карау булды. Ләкин бит язучыга, син Исәнбәтне язган, дип бәйләнеп тә булмый. Ул гомуми образ тудырдым дип әйтергә мөмкин. Аннан килеп, ул чакта бер-береңә донос язу гадәти хәл саналган. Сиңа мин язам да, исән калам дип уйлаганнар.

Мин ул замандагы вакыйгаларга бәя бирергә җыенмыйм. Ләкин кемнеңдер доносчы, кеше башына басып өскә үрмәләве исбатланган икән, аны дөньяга чыгарырга кирәк дип уйлыйм. Чөнки хәзер дә донос язучылар шактый күп һәм алар кырын эшнең кырык елдан соң да ачылганын белеп торырга тиеш. Бу – тарихи сабак! Ләкин тарихның сабак бирмәве дә бар. Кайбер кеше донос дип түгел, җәмгыятькә файда китерәм дип уйлый. Шуңа күрә әгәр дә кемдер донос язучы образны Нәкый Исәнбәт дип уйлый икән, аны исбат итәргә кирәк.

Шул заман кабатланмасын дип тырышырга кирәк. Кешене китереп кысалар икән, ул әллә кемне дә дошман дип атарга мөмкин. Хәтта үз атасын да. Бу – бүтән әйбер, үз теләгең белән кемнедер батыру, гомумән, икенче мәсьәлә. Исәнбәт – бөек әдип, галим. «Идегәй» дастаны бер генә кулъязмадан чыгып әзерләнмәгән. Шуңа күрә Исәнбәтнең Нигъмәти кулъязмасын куллануында бернинди хилафлык күрмим. Исәнбәт – гомер буе мәгарәдә утырган кеше. Ә инде бөтен шик-шөбһәләрне тарату өчен туксанынчы елларда ук аның утыз томлыгын чыгарырга карар кабул ителгән иде. Ләкин гаиләсе риза булмадымы, каршылыклар чыкты. Архивлар белән эшләп, әсәрләре дөньяга чыга икән, бөтенесе үз урынына утырачак.

Быел җанисәп көтелә. Сезнең бу уңайдан фаразлар нинди?

– Күренеп тора, халыкны ваклап, җимерергә телиләр. Ул бүген генә башланган эш түгел. Бәхәсләр бу мәсьәләдә кызды. Без – болгар, фәлән дигән фикерләр ешрак ишетелә башлады. Татар – ул ясалма исем, имеш. Ләкин күп халыкларның атамасы ясалма. Мәсәлән «урыс» дигән сүз дә халык исеме буларак XV гасырда гына кулланышка кергән. Үзбәк, башкорт атамалары белән дә шул ук хәл. Хикмәт бит үзеңне кем итеп хис итүдә. Хәзер утыз буын бабаларыңның кем булуын каян беләсең? Бәлки, ул мордва булгандыр. Ләкин бит үземне татар дип хис итәм. Шушы мәдәниятне үзләштереп, шушы мәдәният вәкиле буларак формалашкансың икән, син инде – татар. Җанисәп алдыннан мондый талпынышлар көлке дә, кызганыч та. Административ басымнар булыр, ансыз булмас инде ул, татарны тарткалау дәвам итә. Татар исә татар булуын онытмый. Милли үзаң әле бездә бетмәгән.

Гөлинә Гыймадова

 

 


Фикер өстәү