Күчтәнәч белән посылка җибәрүчеләр арткан

Әби-бабайларга, күчтәнәч итеп, өрек-хөрмә җибәргән чаклар артта калды инде. Әмма, шуңа карамастан,  почта аша килә торган посылкаларның саны елдан-ел арта бара икән. Мәсәлән, узган ел белән генә чагыштырганда да  43 процентка арткан. 

Әлбәттә инде, бу  интернет сәүдәсенең гөрләп эшләп торуына бәйле.  Ул гына да түгел, яңа технологияләр белән эш иткән кешегә   аны җибәрү эше тагын да  җайлырак икән. Россия Почтасы сайтына  яки мобиль кушымтага кереп,  теләсә кем посылканы рәсмиләштерә ала. Аннан инде  җибәрәсе әйберләрне  тутырып, аңа  72 сәгать эчендә күзәтү мөмкинлеге бирүче бланкны  ябыштырырга да, почта бүлегенә илтәсе генә кала.  Тагын бер яхшы ягы бар: порталда рәсмиләштерелгән  посылкаларны  шундук кабул итәләр, чират торасы түгел. Моның өчен  махсус  куелган оператор янына киләсе дә, посылканы тапшырасы гына. 2019  елда Татарстанда  шушы юл белән 419665   посылка җибәрелгән, 2018 елда аларның саны 241250 данә булган.   Шунысын да әйтергә кирәк,  шәһәрләр арасында йөрүче почтаны тапшыру вакыты да кыскарган.  2018 елда  бу сан 4 көнгә якын булса,  узган ел 3 көн тирәсенә генә калган.


Фикер өстәү