Быелның өч аенда гына янгында 108 бала һәлак булган

Быелның өч аенда гына да Россиядә янгында 108 бала һәлак булган. Шуларның 107сенең гомере торак йортлар янганда өзелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәчесенең күзәтчелек һәм профилактика эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

– Татарстанда ел башыннан 2 бала үлде. Хәтерләсәгез, Югары Ослан районында килеп чыккан янгында бер гаилә һәлак булган иде. Соңгы биш елда республиканың 25 районында балалар һәлак булган. Бу биредә профилактика чараларның тиешенчә алып барылмавы һәм үтәлмәве хакында сөйли, – ди ул.
2017, 2018 елларда янгында – 5әр, 2019 елда – 7, 2020 елда 3 бала һәлак булган. Гомерләр өзелүнең сәбәпләрен дә атадылар. Болар – электр җиһазлары белән дөрес кулланмау, ут белән саксыз эш итү, мичләрнең төзексезлеге, газ һәм керосин җиһазлары куллану, шартлау.

Максим Трущин һәр кешене сак булырга чакырды. Балаларга да янгын-куркынычсызлыгы хакында өйрәтергә, сөйләргә кирәклеген әйтте. МЧС хезмәткәрләре тарафыннан 2021 елда янгын хакында 393 дәрес оештырылган. Анда 11 мең 573 бала катнашкан. Балаларны ут белән сак булырга өйрәткән бәйгеләр дә уздырылган.

Коткаручылар күңелсез очракларны киметү өчен һәр гаиләгә янгын хакында хәбәр бирүче җиһаз куйдыртырга куша. Инде хәбәр иткәнебезчә, шушы җиһаз ярдәме белән күпме кеше гомерләре коткарылды. Исегезгә төшерәбез, Алексеевск районында бер малайның әнә шушы җиһаз биргән тавышка уянып, янгыннан үз туганнарын коткарганын язган идек инде. Шуңа да сабыйларны кечкенәдән ут белән уйнамаска өйрәтергә кирәк. Һәр бала янгын куркынычы турында белеп торсын. Коткаручылар шулай куша.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү