Пиротехниканы дөрес кулланмаучыларны штраф көтә

Быел Татарстанда 5904 янгын очрагы теркәлгән. Аларда 164 кеше һәлак булган.Шуларның 6сы балалар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә янгын күзәтчелеге буенча Татарстан баш дәүләт инспекторы Максим Трущин сөйләде.

– Безне барыннан да бигрәк янгын вакытында балаларның һәлак булуы һәм җәрәхәтләнүе борчый. Ел башыннан бирле республикада янгыннарда 6 бала үлгән, 32 бала җәрәхәтләнгән. Үткән ел бу чорда 3 бала һәлак булган, – ди ул.
Максим Трущин күп очракта фаҗиганең сәбәбен ата-аналарның ваемсызлыгында күрә. Әйтик, 10 декабрьдә Әмирхан урамындагы йорттагы янгында 5 һәм 7 яшьлек балаларны әниләре балаларын өйдә ялгыз калдырып кибеткә чыккан икән.

– Балалар плитәдә аш бүлмәсе сөлгесен яндырганнар һәм аны диванга ыргытканнар. Ярый әле әниләре вакытында кайткан һәм ярдәмгә чакырган, – ди ул.
Шуңа да баш инспектор әти-әниләрне игътибарлы булырга чакыра. Балаларны ялгыз калдырмаска, аларга ут чыгу хакында сөйләргә куша.

Максим Трущин шулай ук, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан пиротехника куллану турында да сөйләде.
– Татарстанда пиротехникага ихтыяҗ зур. Кызганычка, салют, петарда һәм ракеталар белән дөрес эш итмәү еш кына имгәнүләргә китерә, – ди ул. Аларны дөрес кулланмаган очракта салына торган штрафлар хакында искә төшерде. Физик затларга – 4 мең сум, вазифаи затларга –30 мең сум, юридик затларга 400 мең сумга кадәр акчасы белән саубуллашырга туры килмәгәе.

Шуңа бәйле рәвештә, 2021 елның 30 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертеләчәк. Бу көннәрдә Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләячәк.

Максим Трущин сүзләренчә, янгыннарның күпчелеге торак фондларда чыгуын исәпкә алып, агымдагы елның 31 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр һәр районда көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен халыкка аңлату өчен профилактик төркемнәр оештырылачак. Алар хастаханәләр, интернатларны аерым контрольгә алачак.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәртә.
– Электр, газ җиһазларыннан файдаланганда, саклык чараларын үтәргә кирәген онытмагыз.
–  Аеруча кечкенә балаларга игътибарлы булырга кирәк. Өйдәге янгыннар күп очракта балаларның ут белән уйнавы аркасында, үзләре генә калган вакытта чыга. Балаларга электр һәм газ җиһазларын, шулай ук янып торган мичләрне карарга кушып калдырмагыз. Шырпы, керосин, бензин кебек нәрсәләрне балаларның кулы җитмәс урыннарда сакларга кирәк. Балаларны авыру, үзләренә дә караучы кирәк булган өлкәннәр белән генә калдырмаска киңәш ителә.

Янгын чыга калса, кичекмәстән 112 (теләсә кайсы телефоннан), 101 (мобиль телефоннан), 01 (өй телефоныннан) шалтыратыгыз.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү