Дәүләт Думасында пенсионерларга Яңа ел алдыннан һәр ел саен акча бирергә тәкъдим иткәннәр

Пенсионерларга Яңа ел алдыннан һәр ел саен акча бирү тәкъдим ителә. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар комитеты шундый закон проекты әзерләгән. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

“Инфляциянең югары дәрәҗәдә булуы – ә ул 2021 ел йомгаклары буенча 9 процент чамасы тәшкил итәргә мөмкин – пенсионерның матди хәленә чиктән тыш начар йогынты ясый. Росстат мәгълүматларына караганда, бәяләр үсүгә бәйле рәвештә пенсияләрнең кыйммәте инде берничә ай рәттән кими. Ә Яңа ел алдыннан кешеләрнең якыннары һәм туганнарына бүләкләр, бәйрәм табынына ризыклар сатып алуга бәйле бик зур чыгымнары пәйда була”, – диелә закон проектына аңлатма язуында.
“13нче пенсия”не, эшләүче һәм эшләмәүче барлык пенсионерларга, бер айлык пенсиясе күләмендә бирү тәкъдим ителә.
Тәкъдим авторлары фикеренчә, 2022 елда Яңа ел алдыннан пенсионерларга акчалата бүләк ясау өчен 786 миллиард сумнан артыграк күләмдә акча таләп ителергә мөмкин.


Фикер өстәү