Актанышта көчле авариядә 4 кеше һәлак булган

Кичә Актаныш районында булган авариядә дүрт кешенең гомере өзелде. Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте аларның өчесе Башкортстанның Стәрлетамак шәһәреннән булганын әйтте.

Соңрак прокуратура матбугат хезмәте төгәллек кертте: 1998 елгы үлгән пассажирның Уфадан булуы ачыкланган.

Һәлакәт урынында Шевроле Лачетти машинасы белән идарә иткән 1999 елгы егет, аның 1967, 1995, 1998 елгы пассажирлары вафат.

М-7 трассасында 15.35 тирәсендә Шевроле Лачетти Вольво йөк машинасына бәрелә. Авариянең нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү