«Актаныш-информ» филиалының яңа бинасы ачылды

Актанышта «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең филиалы — «Актаныш таңнары» матбугат үзәге ачылды. Район үзәгендә филиал ачылышы тантаналы төстә үтте, дип яза Татар-информ

«Актаныш-информ» дүрт юнәлештә — радио, телевидение, сайт һәм газета чыгару юнәлешендә эшли.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов бинаны төзекләндерүдә ярдәм күрсәткән республика җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. «Газета, телевидение, мәгълүмат чаралары — дәүләт белән халыкны берләштереп торучы төп чара. Алдагы көндә дә халыкка мәгълүматны дөрес итеп җиткереп, аларның күңелләрен күреп, матур итеп эшләргә, яшәргә язсын. Филиалны төзекләндерүдә ярдәм иткән Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевичка барыбыз исеменнән дә зур рәхмәт», — диде район башлыгы.

Актаныш халкын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та тәбрикләп, лазер принтеры бүләк итте. «Заман шундый — матбугатсыз яши торган түгел. Һәрберебезгә дә гадел, дөрес мәгълүмат кирәк. Киләчәктә дә шушы бинада эшләүче матбугат хезмәткәрләре республиканы райондагы матур тормыш белән сөендереп торырлар. Барыгызга да уңышлы эшләр телим», — диде Марат Әхмәтов.

Россия Дәүләт Советы депутаты Әлфия Когогина «Актаныш-информ» коллективына Дәүләт Думасының рәхмәт хатын тапшырды. «Актанышлыларны өй туе белән тәбрик итәм. Татарстан мәгълүмат чараларының борынгы матур тарихы бар. Актаныш та шул тарихка үзенең исемен алтын хәрефләр белән язып куйды. Актанышта профессиональ, иҗатка битараф булмаган кешеләр эшли. «Актаныш таңнары» газетасына 90 яшь тулды. Бәйрәмгә бик матур һәм урынлы бүләк булган», — диде Әлфия Когогина.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте директоры Айдар Сәлимгәрәев республиканың төрле районнарыннан килгән журналистларга мөрәҗәгать итте. «Күптән түгел генә Сабада яңа бина ачтык, хәзер Актанышта. Сез дә җитәкчеләрегезгә кайтып әйтегез», — диде ул.

«Республикабыз буйлап зур матур хәрәкәт бара. Барыгызны да котлыйм. Бина районның мәдәни үзәге булсын. Халык килсен, яшьләр тартылсын, бергә эшләргә язсын», — диде Айдар Сәлимгәрәев.

 


Фикер өстәү