«Татмедиа»ның «Апас-информ» филиалы ачылды

Апас районында «Татмедиа»ның «Апас-информ» филиалы эшли башлады. Филиал 1972 елда төзелгән бинада урнашкан, ул бүген төзекләндерүдән соң ачылды. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

«Апас халкы бик бәхетле халык. Авыз тутырып туган телегездә сөйли аласыз, социаль челтәрләрдә эшлисез. Уңышлы, нәтиҗәле эшли торган башлыкны кайдан табып булыр иде? Бер генә районда да зур суммага ремонтланган филиал юк. Сезгә Президентның хөрмәте зур, бу Сезгә зур бәя. Безнең бурыч — чын мәгънәсендә халыкчан газета эшләү һәм шул юнәлештә эшләүне дәвам итү», — диде ачылышта «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

«Апас-информ» филиалы җитәкчесе Гүзәл Хилавиева сүзләренчә, бина иске, таушалган булган. «Салкын иде, район башлыгыбыз безнең нинди шартларда эшләгәнебезне күрде һәм Президентка ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Бик рәхмәтлебез. Якты, матур, төзек, бөтен уңайлыклары булган бина булдырдылар», — диде ул.

Бинаны биш ай эчендә эшләп чыкканнар. Филиалда барлыгы 17 хезмәткәр эшли. «Хәзер монда бәйрәмгә килгән кебек йөрибез, элек аппаратураны үз кулларыбыз белән ясарга, төзәтергә туры килә иде. Хәзер яңа компьютерлар, аппаратуралар урнаштырылды», — диде филиалның шеф-редакторы Гөлнара Сөнгатуллина.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев чараның зур вакыйга булуын билгеләп үтте. «Мондый шартларда журналистларның статусы үзгәрер, хөрмәте күтәрелер, эшләре җиңеләер, эшләве рәхәтрәк булыр дип уйлыйм. Матур, якты бинада эшләргә менә дигән шартлар тудырылган», — диде ул.

«Бинага төзекләндерү кирәк иде. Редакция бинасы 1972 елда төзелә башлый, 1973 елның октябрь аенда ачыла. Ул редакция һәм типографияне берләштерә. Шуннан бирле капиталь ремонт булмый. Хәзер бинабыз капиталь ремонттан соң ачылды. Газета Апас халкы белән безнең арада күпер булып тора», — диде Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин.

«Бүгенге көндә журналистларның функциясе үсте: алар халыкны тынычландыра да, киләчәккә омтылыш та булдыра. Иҗат үсеше телим», — диде «Татарстан — Яңа гасыр» телерадикомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.

Илшат Әминов, шаярып, биредә корреспондент булып эшләргә калырга теләвен әйтте. «Ставка бирсәгез, корреспондент булып калам. Мондый урында эшләү үзе бер бәхет. Бу бүтән районнарга да үрнәк булсын иде», — диде ул.

Кунакларга яңартылган бинаны карады. Бинада «Йолдыз» газетасының беренче саны да урнаштырылган. Ул вакытта газета «Комбайн» исеме белән латин графикасында чыккан. Соңрак газетаның исеме «Тракторчы», «Бригадир», «Йолдыз» исеме белән чыга. Шулай ук диварда газетаның баш мөхәррирләре портретлары да куелган иде.

 


Фикер өстәү