Казанда ВИЧ инфекциясенә бушлай аноним тест ясатырга чакыралар

Казанда яшәүчеләр ВИЧ инфекциясенә бушлай аноним экспресс-тест ясатып була. 

Тест-мобиль 20 нче октябрьдә Горький исемендәге паркта «Хезмәт резервлары» стадионы каршында һәм 21 нче октябрьдә Бауман урамында «Сәгать» һәйкәле янында эшләячәк. Тестны 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр ясатырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә «Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә» проектының матбугат хезмәте.

Проект Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге һәм «Яңа гасыр» хәйрия фонды белән берлектә Президент грантлары фонды акчасына гамәлгә ашырыла.


Фикер өстәү