Мобилизация башланганнан соң хезмәт базарында вазгыять нинди?

Өлешчә мобилизация хезмәт базарын да читләтеп узмады. Яңа шартларга яраклашырга мәҗбүр булган эш бирүчеләр һәм эш урыннарын калдырып, хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен борчылырлык сәбәп бармы? Бүген хезмәт базарында вазгыять нинди? «ВТ» хәбәрчесе шуларны белеште.  

Татарстан хезмәт базарында вакансияләр саны бер ай эчендә 1 меңгә арткан. Хәзер анда  75 меңгә якын вакансия бар. Ел башында бу сан 56 меңне тәшкил иткән.

Базардагы вазгыятьне белешү өчен, Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Министрлыкның матбугат үзәгендә хәзерге вакытта хезмәт базарында хәл тотрыклы диделәр. Республикада эшсезлек дәрәҗәсе түбән. Татарстанда эшсезләр саны 9900 кешене тәшкил итә. Халыкның мәшгульлеге шактый югары – 62 проценттан артык. Ил буенча бу күрсәткеч – 59 процент. Республикада эшсез кешенең чагыштырма портреты мондыйрак – шәһәрдә яшәүче 40 яшьтән өлкәнрәк, урта яки төп гомуми белеме булган һәм, кагыйдә буларак, элек сәүдә өлкәсендә эшләгән хатын-кыз.

10 октябрьгә китерелгән саннарга караганда, «Россиядә эш» порталында төрле һөнәрләр буенча 75 мең буш урын тәкъдим ителә. Министр урынбасары Клара Таҗетдинова әйтүенчә, эшкәртү производствосы өлкәсендә, төзелеш, транспорт, файдалы казылмалар табу тармакларында эшләүчеләр арткан. Ә менә сәүдә, мәгариф, электр энергиясе, газ һәм пар белән тәэмин итү, финанс һәм иминиятләштерү өлкәләрендә, киресенчә, кимегән. Киләчәктә эшкәртү сәнәгатендә, транспорт, элемтә тармакларында эшләүчеләр артачак.

– Вакансияләрнең мондый санда булуы эшче көчләр җитмәү турында сөйли. Кадрлар кытлыгы предприятиеләрне хезмәт базарында конкурентлыкка этәрә, хезмәткәрләрнең бәясен күтәрүгә китерә. Бу шартларда кадрларны тулыландыруның барлык чараларын күрергә кирәк, – диде Клара Таҗетдинова.

Хезмәт министрлыгы белгечләре оешмаларга һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар белән эшләргә, аларны практикага чакырырга тәкъдим итә.

– «Демография» милли проекты кысасында татарстанлыларны төрле белгечлекләр буенча укыталар. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, экспортка ярдәм итү, кече бизнесны үстерү буенча илкүләм проектлар бирә торган мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк. Алар сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында һәм башка тармакларда көндәшлеккә сәләтле заманча предприятиеләр булдыру өчен кирәк, – диделәр матбугат үзәгендә.

hh.ru мәгълүматлары буенча, август белән чагыштырганда, административ персоналның, юристлар һәм чимал чыгару тармагы хезмәткәрләренең, пиар белгечләренең, укытучыларның, медицина, фармацевтика, югары менеджмент өлкәләрендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары арткан.

Республикага җитештерүчеләр, сәүдәгәрләр, төзүчеләр, электриклар, машина йөртүчеләр кирәк. Шулай ук укытучыларга, табибларга, азык-төлек сәнәгатендә эшләүчеләргә дә ихтыяҗ зур. Нигездә ир-атлар эшли торган җитештерү, транспорт һәм төзелеш өлкәләрендә кадрлар кытлыгы булырга мөмкин, ди белгечләр.

Мәгълүм булганча, мобилизация буенча чакырылган кеше белән хезмәт килешүе вакытлыча гына туктатылырга тиеш. Эш бирүченең хезмәт килешүен өзәргә яки әлеге гражданинны эштән җибәрергә хокукы юк. Хәрби хезмәт беткәч, өлешчә мобилизациягә чакырылган кеше элекке шартларда үз эш урынына кайтарылырга тиеш.

 

«Таттелеком» элемтә операторы мобилизациягә чакырылган хезмәткәрләренә һәм аларның гаиләләренә 100 мең сум түләячәк. «Кадрлар кытлыгы юк, мобилизацияләнгән ир-атларыбызны вакытлыча башка хезмәткәрләр белән алыштырып торабыз», – диделәр матбугат үзәгендә.

«Нәфис-Косметикс» предприятиесе илне сакларга киткән хезмәткәрләренә 30 мең сум түләячәк. Мобилизацияләнгән эшчеләре бар, тик күп түгел.

– Мобилизацияләнгән егетләребез алдында мөһим бурычлар торуын аңлыйбыз, шуңа аларга ярдәм итәргә булдык. Предприятиедә җитештерү эшендә өлешчә мобилизация чагылыш тапмады. Хезмәткәрләрнең күпләп эштән китү очраклары да юк. Барлык мобилизацияләнүчеләрнең дә эш урыннары сакланачак, – диде оешманың генераль директоры Динә Лаврикова.

«КАМАЗ» мобилизацияләнгән хезмәткәрләренә ай саен 50 мең сум акча түләячәк. Хәзерге вакытта 21–35 яшьләрдәге 35 хезмәткәр чакырылды, дип хәбәр итә «КАМАЗ»ның матбугат үзәге. Шулай ук, мобилизацияләнгән профсоюз әгъзаларына бер тапкыр 25 мең сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтеләчәк. «Безнең егетләрне бигрәк тә туганнарына ярдәм күрсәтеләчәге шатландырды. Аларны һәрдаим кайгыртачакбыз», – диде компаниянең генераль директоры киңәшчесе Александр Евграфов.

«Татнефть» һәм «Казэнерго»ның мобилизацияләнгән хезмәткәрләре 50 мең сумлык түләүләр алачак. «Казэнерго»ның 30дан артык хезмәткәре чакырылган. Алар белән хезмәт килешүләре туктатылган, өстәмә килешүләр төзелгән. «Татнефть»тә мобилизация буенча сорауларга җавап бирү өчен махсус штаб булдырылган. Чакырылган хезмәткәрләрнең гаиләләренә волонтерлар ярдәм итәчәк. Энергетика, газ эшкәртү производствосы кебек стратегик мөһим инфраструктура объектларында эшләүче хезмәткәрләргә бронь бирелә.

Республикада нинди белгечлекләргә ихтыяҗ зур?

Җитештерү өлкәсе – 42,1% (31,2 мең эш урыны бар);

Төзелеш һәм күчемсез милек өлкәсе – 9,3% (6,9 мең);

Мәгариф һәм фән – 4,4% (3,3 мең);

Транспорт – 6,1% (4,5 мең);

Сәламәтлек саклау – 4,4% (3,3 мең);

Азык-төлек сәнәгате – 4,1% (3 мең);

Сату һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү – 4,6% (3,4 мең);

Консалтинг – 3,5% (2,6 мең);

Башка өлкәләр – 21,5% (15,9 мең).

                                                                                            Ләйсән Сафина


Фикер өстәү