«Агач утырттым, йорт салдым…»: контракт буенча хәрби хезмәткә кабул итүче яңа үзәк ачылды

Ике ай урынына – ике көн. Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә кабул итү эшен бермә-бер тизләтүче яңа үзәк ачылды. Биредә хәрби комиссариатка тапшыру өчен кирәкле документларны ике көндә җыярга булышырга вәгъдә итәләр. «Батыр»да «ВТ» хәбәрчесе дә булып кайтты.

Казанда яшәүче Кирилл Галиевны контракт буенча хәрби хезмәткә китәргә яу кырыннан ялга әйләнеп кайткан дуслары белән очрашу этәргән.

– Иптәшләрем белән күрештек, сөйләштек тә, мин дә махсус хәрби операциядә катнашырга булдым, – ди ул. – Документларны яңа үзәктә күз ачып йомган арада рәсмиләштереп бетердем инде. Ни өчен китәмме? Өйдә ятасым килми. Яхшы хезмәт хаклы эшем дә, фатирым да бар, югыйсә. Әти-әнием мин кечкенә вакытта ук вафат булдылар. Әбием белән үстем. Ул минем китәргә җыенуымны белми әле. Ничек әйтергә дә белмим. Ләкин мине аңлар дип ышанам. Биш ел контракт буенча хезмәт итеп, җыелган акчага көньякта йорт сатып аласым килә.

«Батыр» үзәге Казанның Воровский урамындагы 25 нче йортта урнашкан. «Моңа кадәр контракт буенча хәрби хезмәткә китү өчен документлар рәсмиләштерүгә 2–3 ай вакыт үтсә, хәзер 1–2 көн дә җитә», –  ди үзәк җитәкчесе Владислав Кузнецов.

– Бу – Татарстанда мондый беренче һәм бердәнбер оешма. Эш тәртибе бик гади. Үзәккә килгән гражданинны иң элек администратор каршы ала. Ул контракт буенча хәрби хезмәткә китәргә теләүче турында төп мәгълүматны язып ала. Аннары булачак солдат белән үзе дә хәрби операция зонасында булып кайткан рекрутер әңгәмә кора. Барысын да бәйнә-бәйнә аңлатканнан соң гына менеджерлар шәхси эш ача. Документлар рәсмиләштерүгә якынча бер сәгать вакыт кирәк. Медицина тикшерүен дә үзебез оештырабыз. Контракт буенча килешү төзергә теләүчеләрне үз машинабызда Казанның 16 нчы шәһәр хастаханәсенә алып барабыз. Медицина тикшерүен күп дигәндә 1,5 сәгатьтә узалар. Кичкә кирәкле барлык документлар әзер була инде. Икенче көнне аны хәрби комиссариатка тапшырабыз.

Үзәк җитәкчесе сүзләренә караганда, хәзер алар көненә 7–10 кешегә документлар рәсмиләштерергә ярдәм итә. «Тагын да тырышыбрак эшләргә дә мөмкинлек бар», – дип тә өстәделәр биредә. Хәрби хезмәткә китәргә теләүчеләргә бәйле аерым чикләүләр юк. Хөкем ителүчеләрне дә, бурычлары булганнарны да алалар.

Рекрутер белән «ВТ» хәбәрчесе дә аралашты. Тимур Сафин хәрби хезмәткә үз иреге белән алты айга барган булган. Быел март аенда исән-имин әйләнеп кайткан.

– Тагын китмәкче идем, туганнарым каршы төште. Аннары бу вазыйфаны тәкъдим иттеләр дә, биредә калырга булдым, – ди ул. – Хәрби хезмәткә китәргә теләүчеләрдән иң элек: «Ни өчен барасыз?» – дип сорыйм. Җаваплары охшаш: «Телевизордан күреп туйдык, үзебезнең күреп кайтасы килә», – диләр. Нигездә 30–40 яшьлекләр мөрәҗәгать итә. Аларның барысын да Ватанны яклау теләге берләштерә. Сугышның алгы сызыгында үзеңне ничек тотарга, нинди хаталар җибәрмәскә, ничек исән калырга икәнен аңлатам. Төрле сораулар бирәләр. Контракт буенча хәрби хезмәткә китәргә теләүчеләрне бронежилетның авырлыгыннан алып яу кырында тәмәке, су кайдан алырга икәненә кадәр кызыксындыра.

Яңа үзәкнең уңайлылыгын Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары хәрби комиссары Михаил Венедиктов да бәяләде.

– Үзәк транспорт чишелеше ягыннан бик уңайлы җирдә урнашкан. Метро станциясе дә, Төньяк вокзал да янәшәдә генә. Өстәвенә, биредә документларга бәйле мәсьәләләрне «бер тәрәзә» режимында урында ук хәл итәргә мөмкин. Димәк, контракт буенча килешү төзергә таләп ителгән вакыт та бермә-бер кыскара. Үзәк хәрби комиссариатлар белән берлектә эшләячәк. Контракт буенча килешү төзергә теләүчеләр үзләренә уңайлы булган урынга мөрәҗәгать итә ала, – диде ул.

Хәрби комиссар сүзләренә караганда, махсус хәрби операция зонасында катнашучыларга, хәрби дәрәҗәсе, вазыйфасы һәм хезмәт итү шартына карап, 204 мең сумнан башлап айлык түләү каралган. Килешү бер ел һәм аннан да озаграк вакытка төзелгән очракта, бер тапкыр 195 мең сум күләмендә түләү дә гамәлдә. Моннан тыш, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән, Ватан сагында торучыларга үзләре хезмәт иткән оешма-предприятиеләр дә булыша.

– Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләр өч тапкыр диярлек артты. Хәрби хезмәт урынына китүчеләр иң элек 1–2 ай әзерлек курслары уза. Аларны беркем дә утка ташламый, – дип тә ышандырды Михаил Венедиктов. – Бүген махсус хәрби операция зонасында бигрәк тә «А», «В», «С», «D» категорияле машина йөртүчеләр, пешекчеләр, медицина хезмәткәрләре кирәк. Без 18дән алып 65 яшькә кадәрге ир-атларны контракт буенча хәрби хезмәткә алабыз. Шулай ук тиешле хәрби белгечлеге булган 45 яшькә кадәрге хатын-кызлар да килешү төзергә мөмкин.

«ВТ» хәбәрчесе үзәктә бер сәгатькә якын булды. Шушы вакыт аралыгында бирегә хәрби хезмәткә китәргә теләүче алты кеше килде.

– Өйдә хатыным һәм өч яшьлек кызым көтеп калачак, – ди Геннадий Ильин. – Яңа үзәк ачылганны ишеткәч, бирегә килергә булдым. Документларны да, медицина тикшерүен дә бик тиз эшләп бирделәр. Белгечлегем буенча мин – слесарь. Аена 60–70 мең сум хезмәт хакы алып эшлим. Армиядә булганым юк. Ватанны саклауга үз өлешемне кертәсем килә. Тормыш иптәшем башта каршы иде, бик курыкты. Хәзер ризалашты инде. Кызыма балалар бакчасына бушлай йөрү һәм бушлай туклану мөмкинлеген тәэмин итүче «Батыр» картасы турында сөйләделәр. Аның ярдәмендә циркка да бушлай барып була, ди. Контракт төзүчеләргә һәм аларның гаиләләренә күптөрле ярдәм чаралары гамәлдә.

Контракт буенча хәрби хезмәткә китәргә теләүчеләрнең иң өлкәненә – 55 яшь. Исемен әйтергә теләмәгән агай: «Агач утырттым, йорт салдым, балалар үстердем. Хәзер Ватан алдындагы бурычны үтәргә вакыт җитте», – дип кенә чикләнде.

Эльвира ВӘЛИЕВА

 

 


Фикер өстәү