Үзебезнекеләр өчен: «Все СВОи» патриотик телемарафонында әйтелгән төп фикерләр

Ярдәм чаралары, борчыган сорауларга җаваплар, хәрбиләр һәм аларның гаиләләре кичергән язмышлар… 17 октябрьдә Татарстанда контракт буенча хезмәткә багышланган 12 сәгатьлек «Все СВОи» патриотик телемарафоны узды. Иртәнге уннан кичке унга кадәр ТНВ телеканалы, башка матбугат чаралары һәм социаль челтәрләрдә барган туры эфирда нинди мөһим фикерләр әйтелде?

Һәркем өчен

Алар безгә яшәргә, чын хатын-кыз булып калырга мөмкинлек бирә. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыеваның туры эфир вакытында махсус хәрби операция зонасындагы егетләр турында әйткән сүзләре бу.

Хатын-кыз буларак, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез белән очрашкан саен, алар белән чын күңелдән горурлануыбыз турында кабатлап туя алмыйм, – диде ул.

Фазлыева шулай ук хәрби бурычларын үтәүче егетләргә һәм аларның гаиләләренә Татарстан Хөкүмәте күрсәтә торган ярдәм чаралары турында искәртте.

Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларның 18 яше тулмаган балаларына бер мәртәбә бирелә торган 20 мең сумлык түләү каралган. Бүген 12763 бала әлеге ярдәм чарасы белән тәэмин ителде. Моннан тыш, балаларга белем алу юнәлешендә дә ярдәм күрсәтелә. Алар уку йортларына беренче чиратта кабул ителә. Яңа туган балаларга исә махсус җыелмалар бүләк итәбез. Аларга сабыйлар өчен иң кирәкле әйберләр тутырылган була, – дип сөйләде вице-премьер.

Контракт төзегән очракта каралган матди ярдәм турында да әйттеләр туры эфир барышында. Әлеге ярдәмнең күләме, контракт төзү тәртибе турында Казандагы контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы Евгений Токмаков сөйләде.

Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән кешегә 195 мең сум күләмендәге түләү каралган. Ул бер мәртәбә бирелә. Моннан тыш, иң кирәкле хәрби вазыйфаларны сайлаучыларга һәм хәрби тәҗрибәгә ия булучыларга ДОСААФ тарафыннан 105 мең сум күләмендәге түләү каралган. Ул шулай ук бер мәртәбә бирелә, – диде ул.

Контракт буенча хәрби хезмәткә китәргә тәвәккәлләүчеләр Казандагы «Батыр» үзәгенә яки җирле хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә ала.

Сораулар була калса, 117 номеры буенча «кайнар линия»гә шалтыратырга мөмкин. Белгечләребез кая барасын да, нинди документлар кирәк булуын да аңлатачак. Шулай ук Дәүләт хезмәтләре сайтында да махсус бүлек бар, тулырак мәгълүматны аннан табарга була.  

Исегезгә төшерәбез:

оборона министрлыгы белән контрактны 18–60 яшьлекләр төзи ала. Моннан тыш, сирәк очрый торган белгечлеге булганнарның яше 65кә кадәр җитәргә мөмкин;

117 номерлы «кайнар линия» тәүлек дәвамында эшли. Шулай ук контракт буенча хәрби хезмәт турындагы мәгълүматны heroes-tatarstan.ru сайты аша да табарга мөмкин;

контракт төзегәндә, документлардан паспорт һәм хәрби билет кирәк.

Алименттан качып булмый

Ярдәмнең төрлесе бар. Әйтик, суд приставлары махсус хәрби операциядә катнашучы 12 меңләп татарстанлыга карата ачылган эшне туктаткан. Бу турыда Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча баш идарәсенең башкарма производствоны оештыру бүлеге җитәкчесе Альберт Ибәтуллин сөйләде.

Бурычы булган кеше махсус хәрби операциядә катнаша икән, аңа карата эшләр туктатыла. Моңа бары ике категория эләкми – алимент түләүчеләр һәм туендыручының үлеме сәбәпле китерелгән зыянны каплаучылар. Эшне туктатып тору турында гариза бирүнең бүген берничә юлы бар. Хәрби хезмәткәр аны контракт төзегәндә үзе бирә ала, ул турыдан-туры суд приставлары хезмәтенә эләгәчәк, яки дистанцион рәвештә Дәүләт хезмәтләре порталында яки Күпфункцияле үзәктә бирергә мөмкин, – дип аңлатты ул.


Хәләл ярдәм

Инде әйтелгәнчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларны да, аларның якыннарын да ярдәмнән ташламыйлар. Шул форсаттан оештырылган «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды да хәрби хәрәкәтләр зонасында булган ветераннар һәм сугышчыларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә. Фондның республикадагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина әлеге оешмада эшләүчеләр турында сөйләде.

Фондта 45 социаль координатор эшли. 1 июньнән бирле безгә 3600ләп кеше мөрәҗәгать итте. Ярдәм сорап, махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләре дә, аларның гаилә әгъзалары да килә. Координаторларның бурычы – тиешле ярдәм күрсәтү, юнәлеш бирү. Аларны игътибар белән сайладык. Араларында хәрбиләрнең хатыннары, социаль хезмәткәрләр, хәрби хезмәт ветераннары бар. Алар – чын профессионал. Ә иң мөһиме – психологик яктан әзер кешеләр, – диде ул.

Тиздән хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турындагы сорауларны махсус чат-ботка юлларга мөмкин булачак. Бу хакта Гүзәл Удачина хәбәр итте.

3 ай эчендә – 8 млн сум! «Зәкят» хәйрия фонды махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән җыйган акча бу. Фонд тагын ниләр белән ярдәм итә? Аның җитәкчесе Булат Мәрданов туры эфирда әнә шул турыда сөйләде.

Узган елның өч аенда безнең фонд махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 8 млн сум акча җыйды. Битараф булмаган кешеләр тарафыннан җыелды ул. Гомумән алганда, бер ел эчендә без егетләргә 10 млн сумлык ярдәм күрсәттек, – диде ул. – Көз айларында иң күп акчаны җылы кием-салымга һәм азык-төлеккә юнәлтергә тырышабыз. Моннан тыш, фонд хәләл ризык белән тәэмин итүне дә оештырды.

Районнарда ни хәлләр?

12 сәгать дәвам иткән телемарафонда Татарстан районнары башлыклары да катнашты. Үзләрендә булган ярдәм чаралары турында сөйләде алар.

Әйтик, Тәтеш районы 360 млн сумлык ярдәм күрсәткән. «Унике автомобиль җибәрдек, тагын икене җибәрергә торабыз. 660 тонна йөк илттек. Егетләрнең үзләре белән очрашып торабыз. Үзем дә 25 мәртәбә махсус хәрби операция зонасына барып кайттым», – дип сөйләде район башлыгы Рәмис Сафиуллов.

Әлмәттә хәрбиләрнең гаиләләре белән элемтәдә торып, аларга ярдәм итү өчен махсус штаб төзелгән. «Алар көненә 24 сәгать, атнасына 7 көн элемтәдә тора. Булган проблемаларны мөмкин кадәр тизрәк хәл итәргә тырышабыз. Волонтерлар, битараф булмаган һәркем – барысы да ярдәм итәргә атлыгып тора», – диде район башлыгы Тимур Нагуманов.

Чаллыда исә хәрби операция зонасына контракт төзеп китүчеләргә 200 мең сум күләмендә өстәмә акча түләнә. «Гаиләләрен дә игътибарсыз калдырмыйбыз. Ватан алдындагы бурычын үтәүчеләрнең хатыннары сабыйлар алып кайта. Мин үзем дә 37 бала өчен икенче әти булдым. Һәр әнине шәхсән котларга тырышам. Аларга шулай ук 100 мең сум күләмендәге акчалата ярдәм дә тапшырыла», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Антон Сапожников, Контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китәргә җыенучы егет:

Махсус хәрби операция башлануга ук, анда барырга карар кылган идем. Анда – минем дусларым. Тормыш иптәшем белән өч егет үстерәбез. Иң өлкәненә 14 яшь булса, иң кечкенәсе 1 яшен генә тутырды. Хатыным китүемә каршы килмәде. Борчыла, билгеле. Мин дә үзем өчен курыкмыйм, якыннарым өчен борчылам. Әмма дәүләт ташламас дип ышанам.

Данила Абрамов, махсус хәрби операциядә катнашучы егет, рота командиры урынбасары:

Ватанга карата мәхәббәтне әти-әнием кечкенәдән сеңдерде. Алар рухымны күтәреп тормаса, авыррак булыр иде. Ватаным алдындагы бурычымны үтәргәме-юкмы, дигән сорау башыма да килеп карамады. Безгә көн саен диярлек ни дә булса килеп тора. Балалардан хатлар алу аеруча рәхәт. Ә өйгә кайтканда, әбием пешергән пилмәннәрне сагынып кайтам. Якыннарымның көләч йөз белән каршы алуы шулай ук күңелле.

Евгения Коцарь, «За Победу! Казань» гуманитар хәрәкәтен оештыручы:

Ирем хәрби операциягә киткән вакытта, беренче сабыебызны көтә идем. Билгеле, аны озату, аның карарын кабул итү бик авыр булды. Ләкин мин аның рухын күтәрү өчен бик тырыштым. Без, хәрбиләрнең хатыннары, ирләребез өчен барына да әзер.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү