Андрей Безруков: «Безнең сайлау мөмкинлеге юк иде»

Политолог, тышкы разведка хезмәтенең отставкадагы полковнигы Андрей Безруков махсус хәрби операциянең булмый калу мөмкинлеге юк иде дип саный. Аның фикеренчә, алайса, Украина ягыннан НАТО коралландырган боевиклар Брянск һәм Воронеж өлкәләренә килеп, үз шартларын куяр иде. Бу хакта ул Татарстанда дәвам итүче «Все СВОи» патриотик марафонында әйтте.

2014 елда Украинада дәүләткә каршы булган революциядән соң Россиянең сайлау мөмкинлеге калмады.” Без бу хәрәкәтне туктатмасак, боевиклар безнең карар кабул ителә торган үзәкләргә санаулы минтуларда килеп җитә торган кораллары белән Брянск, Воронеж, Ростов өлкәләре чигендә урнашкан булырлар иде”, – дип сөйләде политлог.
Андрей Безруков фикеренчә, бүгенге максат – хәрби-сәяси иминлекне булдыру. НАТО Украинада җиңелгәч, аларга альянсның чикләрен 1997 елгы урынана артка чигерергә туры киләчәк, аларның башка мөмкинлеге калмаячак.

Бүген 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Татарстанда контракт буенча хезмәткә ярдәм йөзеннән «ВСЕ СВОи» патриотик марафоны уза. Белгечләр кызыксындырган барлык сорауларга да туры эфирда җавап бирәчәк.

Көн дәвамында ТНВ каналы аша күрсәтелүче марафонда мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең гаиләләре, Россия Герое исеменә лаек булган Татарстан егетләре, республика батальоны хәрбиләре үзләре турында сөйлиләр. Чарада депутатлар, танылган артистлар, социаль яклау, хәйрия оешмалары, «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре дә катнаша. Туры эфирга Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама шәһәрләре дә кушылачак.

Марафонны ТНВ каналыннан тыш, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиосында карарга мөмкин.
Тамашачылар 117 номеры буенча кайнар элемтәгә шалтырата яки экрандагы QR-код буенча контракт хезмәте мәсьәләсе буенча контакт-үзәк белән чатка күчә ала.


Фикер өстәү