Хатын-кыз депутатлар яшьләргә патриотик тәрбия бирү турында фикер алыштылар

«Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кызлар-депутатлар берләшмәсенең «Яшь танкист йорты» балалар-яшүсмерләр мәгариф үзәге базасында узган күчмә утырышында яшьләргә патриотик тәрбия бирү турында фикер алыштылар.

Утырыш алдыннан депутатлар «Патриот» республика спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге әзерлек үзәге эшчәнлеге белән танышты. Алар биредә вакытлыча тору шартлары, туклану режимы, җәйге профильле сменалар эше белән кызыксындылар, үзәктә оештырылган яшьләрнең спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үттеләр, дип хәбәр итә Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

«Патриот» үзәге директоры Дмитрий Литвинов учреждениенең республикадан хәрби хезмәткә чакырылучылар җыела торган урын булуын да әйтте. «Республикадан чакырылучыларның барысы да безгә килә, контроль-медицина тикшерүе уза, биредә үк командалар төзелә, алар хезмәт итү урыннарына бара, – дип билгеләп үтте үзәк директоры. – Бу 10 майдан 15 июльгә кадәр һәм октябрь уртасыннан декабрь уртасына кадәр була. Калган вакытта биредә төрле җыеннар, слетлар, квалификация күтәрү курслары уза. Моннан тыш, узган елдан безнең үзәк базасында «Авангард» хәрби-патриотик тәрбия бирү укыту-методик үзәге эшли, аның максаты – 10 сыйныф укучылары белән җыеннар үткәрү. Быел без шундый 12 смена үткәрдек, анда бөтен республикадан 3 меңләп укучы биш көнлек җыеннарда булды».

Күчмә утырыш Яшь танкист йортында узды. Быел октябрь аенда ачылган учреждение эшчәнлеге белән «Россия танкистлары берлеге» россиякүләм иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты рәисе Альберт Гыймалетдинов таныштырды. Яшь танкист йорты – «Юнармия» һәм Россия танкистлар берлегенең уртак проекты, монда яшь армиячеләрне хәрби уку йортларына, шул исәптән Казан танк училищесына керергә әзерлиләр. Шулай ук биредә патриотик тәрбия буенча дәресләр үткәрү планлаштырыла.

Яшьләрне патриотик тәрбияләүдә мәктәптән тыш белем бирү турында Республика мәктәптән тыш эш үзәге җитәкчесе Анастасия Моисеева сөйләде. «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева бүген республикада укучыларның һөнәри юнәлеш бирү эше югары дәрәҗәдә алып барылсын өчен барлык шартлар тудырылуын билгеләп үтте. Татарстанда патриотик тәрбия мәсьәләләре белән шөгыльләнүче 750гә якын иҗтимагый оешма эшли.

«Яшьләрне патриотик тәрбияләү, балаларга өстәмә белем бирү мәсьәләләренә депутатлар берләшмәсе аерым игътибар бирә. Дәүләт Советы беренче укылышта республикада гражданнарны патриотик тәрбияләү турында закон проектын кабул итте, икенче укылышта документ иртәгә үк парламентның 49 нчы утырышында каралачак», – диде Алсу Нәбиева.


Фикер өстәү