Татарстан  һәм Архангельск өлкәсе депутатлары уртак проблемалар турында сөйләште

Казанда Архангельск өлкәсе хатын-кыз депутатлары кунакта. Татарстан Дәүләт Советында  «Мәрхәмәт» хатын-кыз  депутатлар берләшмәсе белән Архангельск өлкәсе Хатын-кыз депутатлар палатасының уртак утырышы узды. Гүзәл затлар ике төбәктә тормышка ашырылучы социаль сәясәт тәҗрибәсе белән уртаклашты. 

Уртак утырышны уздыру тәкъдиме – Дәүләт Думасының Гаиләне яклау, ата-ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Елена Вторыгина һәм әлеге комитет әгъзасы Татьяна Ларионованыкы. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов ачты. Ул кунакларны республика икътисады белән таныштырды. «Мәрхәмәт» оешмасына мактау сүзләрен дә кызганмады.

– Безнең хатын-кыз депутатлар бик актив. Алар тарафыннан социаль әһәмияткә ия 20 закон проекты, 110 тәкъдим эшләнде. Идел буе федераль округындагы башка төбәкләрнең хатын-кыз депутатлары белән дә элемтәдә торалар, – диде Марат Әхмәтов.

Елена Вторыгина Казанны бик яратуын әйтте. Татарстан – тәҗрибәләргә бай төбәк, диде ул.

– Мондый очрашулар бик кирәк. Төбәкләр өчен дә башкаларның ничек эшләвен белеп тору мөһим. Сездәге иҗтимагый оешмаларның ничек эшләве, нинди проектлар тормышка ашырылуы турында беләсе килә, – ди ул. Депутат үз төбәкләрендә башкарылган эшләргә дә тукталды.

– Ата-аналарны берләштерүче, хатын-кызларның белемен кайгырту, балаларны яклау оешмалары эшли. Без, Татарстан кебек, үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер, – диде Елена Вторыгина.

Татьяна Ларионова исә, гаилә, ана булу һәм балалыкны яклау проблемаларын нәкъ менә хатын-кызлар тирәнрәк аңлый ала, ди.

– Архангельск өлкәсе Хатын-кыз депутатлар палатасының безгә кызык булырлык тәҗрибәсе зур. Бүген узган бу очрашу бик файдалы булачак, чөнки ике төбәкнең хатын-кыз депутатлары уртак мәсьәләләрне хәл итәләр. Безнең сөйләрлек эшләребез бар, – диде ул.

Татьяна Ларионова демографик сәясәт мәсьәләләренә аерым тукталды. Ул Татарстанда аерылышулар саны Идел буе федераль округының башка төбәкләренә караганда азрак булуын әйтте. Әмма тулаем алганда ил буенча тискәре тенденция саклана. Кызганыч, күп кенә гаилә кыйммәтләре җуела, диде ул.

Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева үзләренең эшчәнлеге турында сөйләде.

– Дәүләт Советында хатын-кыз депутатлар берләшмәсе 2009 елда оештырылган. Хәзерге вакытта аңа 16 хатын-кыз депутат керә, алар социаль ярдәм, ана булу һәм балаларны яклау, гаилә һәм никах институты, социаль һәм яшьләр сәясәте, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт һәм башкалар мәсьәләләрне күзәтәләр, – диде ул. – Берләшмә эшенең төп юнәлеше булып социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән закон чыгару эшчәнлеге тора. Берләшмә әгъзалары катнашында 5 ел эшләү дәверендә 86 закон проекты кертелде, аларның күбесе мәгарифкә һәм социаль ярдәмгә кагылышлы.

Утырышта «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе һәм Архангельск өлкәсе Хатын-кыз депутатлар палатасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.


Фикер өстәү