«Мәрхәмәт» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева: «Кем генә мөрәҗәгать итсә дә, ярдәм итәргә тырышабыз»

Татарстан Дәүләт Советындагы хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт» берләшмәсенә ярдәм итүләрен сорап килүчеләр елдан-ел артып бара. Бу хакта матбугат очрашуында берләшмә җитәкчесе Алсу Нәбиева сөйләде.

“Без социаль юнәлешле бөтен проблемаларны колачлыйбыз. «Бердәм Россия» партиясенең «Халык программасы»н бергәләп тормышка ашырабыз. Быелның 10 аенда Дәүләт Советына 17 закон проекты тәкъдим иттек. Кем генә мөрәҗәгать итсә дә, ярдәм итәргә тырышабыз. Министрлыклар, район җитәкчеләре белән эшлибез. Мәгариф юнәлеше буенча да сораулар күп килә. Әти-әниләрне балаларын кайнар ризык ашату борчый. Физик мөмкинлеге чикләнгән балаларны укыту буенча да сораулар да килә”, – диде Алсу Нәбиева.

«Мәрхәмәт» оештырган «кайнар линия»ләргә халыктан 400дән артык сорау килгән. Алсу Нәбиева әйтүенчә, кайчак ул сорауларны урында ук хәл итәләр, аннан соң да онытылмыйлар. Районнарда да «Мәрхәмәт» берләшмәсе депутатлары эшли. «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан бүлеге төзелгәч тә, безнең депутат ханымнарның ярдәме зур булды. Алар урыннарда зур эш башкардылар. Идел буе федераль округындагы 14 төбәктә яшәүче хатын-кыз депутатлар белән дә элемтәдә алар. Бер-берләреннән өйрәнәләр. Әйтик, безнең авылда яшәүче күпбалалы гаиләләргә бирелә торган ярдәмне күп төбәкләр үзләренә үрнәк итеп алды», – ди Алсу Нәбиева.
«Мәрхәмәт» берләшмәсе җитәкчесе әйтүенчә, депутатлар Донбасс хатын-кызлары белән дә элемтә корган. Аларның күп кенә проблемаларын да хәл иткәннәр. Авыру балаларны Республика клиник балалар хастаханәсенә алып кайтып дәвалаганнар. Шулай ук, әтиләре махсус хәрби операция зонасында һәлак булган сабыйларны да кайгырталар.

Очрашуда ирләре МХОда булган ханымнар турында сөйләштеләр. Махсус хәрби операциядә катнашучы, элек эшмәкәр булып эшләгән 59 ир-атның хәзер эшләрен хатыннары дәвам итә икән. Аларга эшмәкәрлек буенча ярдәм кирәк булган. «Мәрхәмәт» берләшмәсе аларны махсус курсларда укыткан. “Хәзерге вакытта республикада «Татарстанда хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» дип аталган проект дәвам итә. Аның максаты – Россия һәм Татарстан үсешенә үзеннән өлеш керткән ханымнарны барлау. Районнардан 956 гариза алдык инде”, – диде Алсу Нәбиева.
Хатын-кыз депутатлар киләсе елда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумына да әзерләнә башлаган инде. Алсу Нәбиева әлеге форумда төрле илләрдән эшлекле ханымнарны чакырмакчы.


Фикер өстәү