1233 нче полк хәрбиләренә хәрби бурычны үтәгән өчен рәхмәт белдергәннәр.
Татарстан махсус хәрби операция зонасындагы республика хәрбиләренә төрле яклап ярдәм күрсәтә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдергән.
Төбәк башлыгы үзенең телеграм-каналында 1233 нче полк хәрбиләренә хәрби бурычны үтәгән өчен рәхмәт белдерү күренешләре чагылдырылган видеоролик урнаштырган. Анда хәрбиләргә бүләкләр тапшырылуын күрергә мөмкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat