Хәрбиләргә махсус хәрби операция зонасында нинди әйберләр кирәк булуын аңлатканнар

Республика хәрбиләрне кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин итә. Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сафиуллин шулай дип белдергән.

Ул ир-егетләргә махсус хәрби операция зонасында иң кирәкле 3 әйберне атап үткән. Болар – резина итек, эчке кием-салым һәм әйбәт “аптечка”.

Сафиуллин сүзләренә караганда, республика хәрбиләрне кием-салым белән тулысынча тәэмин итә.
– Безгә кешеләр зур-зур сумкалар асып килә. Аларга республика районнарыннан да, предприятиеләр һәм Татарстан Хөкүмәтеннән дә әйберләр бирелә чөнки, – дигән ул.

Исегезгә төшерәбез: Президент Владимир Путин махсус хәрби операция игълан иткәннән бирле Татарстан Рәисе махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә, шулай ук аларның гаиләләренә төрле яклап ярдәм күрсәтә.

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.


Фикер өстәү