Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына көн саен 30–40лап кеше мөрәҗәгать итә

Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына һәр көн саен 30–40лап кеше мөрәҗәгать итә. Сайлап алу пункты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сафиуллин әйтүенчә, контрактны кыска вакытка, шулай ук бер ел һәм аннан күбрәк чорга төзергә мөмкин. Бер елдан ким булмаган вакытка контракт төзүчеләргә бер тапкыр 195 мең сум акча түләнелә. Моннан тыш махсус хәрби операциядә катнашкан өчен һәр ай саен кимендә 204 мең сум күләмендә акча бирелә. Шулай ук  дошман техникасын сафтан чыгарган өчен премияләр, өстәмә түләүләр һәм ташламалар каралган.

Рөстәм Сафиуллин сүзләренә караганда, контракт буенча хезмәт итүгә иң кулай кандидат – сайлап алу аша узган 18дән 60 яшькә кадәрге ир-атлар. Алар башта хәрби частьларда әзерлек уза, шуннан соң гына хәрби хәрәкәтләр зонасына җибәрелә. Сайлап алу пунктында һәр кандидат белән аерым эшлиләр. Әйтик, машина йөртүче таныклыгына ия булган, техниканы яхшы белгән ир-ат ремонт бүлегендә хезмәт итәргә мөмкин.

Хөкем ителгән ир-атлар да хәзер контракт буенча хезмәт итәргә мөмкин. Көчләү, экстремистлык, террорчылык кебек «авыр» статьялар буенча хөкем ителгәннәргә генә кагылмый бу.


Фикер өстәү