Татарстан хәрбиләреннән исемле яңа батальон булдырыла

Татарстанның яңа исемле батальоны пәйда булачак. “Аны “Батыр” дип исемләячәкләр. Яңа батальон Самара өлкәсендә оештырыла. Асылда ул Татарстан егетләреннән торачак. Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сафиуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, мотоукчылар батальоны майдан июнь аена кадәр оештырылачак.
Батальон асылда Татарстан егетләреннән торачак. Сафиуллин билгеләп үткәнчә, башка төбәкләрдән анда эләгергә теләүчеләргә республиканың хәрби комиссариатларында контракт төзергә кирәк булачак. Батальон 400дән артыграк кешедән торачак. Ир-егетләр, махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычлар үтәүгә керешкәнче, тиешле әзерлек узачак.

Хәрби әзерлек Самара өлкәсендә уздырыла. Татарстан матди ярдәм күрсәтәчәк. Батальонга эләгүчеләрнең һәркайсына республика Хөкүмәтеннән – 360 мең сум һәм Оборона министрлыгыннан – 195 сум түләнелә. Республика Хөкүмәте шулай ук хәрбиләрне кием-салым һәм кирәк-ярак белән тәэмин итүгә дә булышачак”, – дип билгеләп үткән Рөстәм Сафиуллин.

Батальонга яше унсигездән өстәрәк булган ир-атлар язылырга мөмкин.

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.


Фикер өстәү