Казанда ике машина бик каты бәрелешкән

Авария Альберт Камалиев проспектында булган.

Казанның Альберт Камалиев проспектында җиңел машина белән йөк машинасы бәрелешкән. Бу хакта “KazanFirst” социаль челтәрләрдә авариянең шаһитлары урнаштырган фото һәм видеокадрларга таянып яза.

Аларда өчесе өч якка “очкан” “Audi (бик нык изелгән), “Kia” автомобильләрен һәм фураны күрергә мөмкин. Шулай ук юлда бик нык бәрелүдән купкан машина тимерләре аунап ята.

Авариядә зыян күрүчеләр турында әлегә мәгълүм түгел. Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре билгеләнә.


Фикер өстәү