Татарстанда сәрхуш йөртүче гаебе белән 5 машина бәрелешкән: зыян күрүчеләр бар

Авария булган урында төшерелгән видеокадрлар социаль челтәрләргә таралган.

Чаллыда “Renault” рулендәге ир-ат 5 машинадан “паровоз” җыйган. Авария “Бетостройинвест” борылышындагы светофорда килеп чыккан. 5 машина бәрелешкән урында төшерелгән видеокадрлар социаль челтәрләргә таралган. Бу хакта KazanFirst җирле ЮХИДИнең пропаганда бүлеге мәгълүматларына таянып яза.

Әлеге хәлнең шаһитлары әйтүенчә, авария китереп чыгаручы ир-ат исерек булган. Автоинспекторлар сүзләренә караганда, “Renault” йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Авариядә 3 кешегә – сәрхуш шоферга, шулай ук “Kia” рулендәге ир-атка һәм аның пассажирына зыян килгән.
Хәзер бәрелешкән машиналарның хуҗалары үзләренә китерелгән зыянны исәпләү белән мәшгуль.


Фикер өстәү