Казанда каршеринг рулендәге сәрхуш автоинспекторлардан качмакчы булган

Ул юлда полиция хезмәткәрләрен күреп, кирегә борылган.

Казанда автоинспекторлар каршеринг рулендәге 35 яшьлек сәрхушне тоткан. Ул, тәртип саклаучыларны күргәч, шундук кирегә борылып качмакчы булган. Бу хакта “KazanFirst” яза. “Узышу” видеосы агентлыкның телеграм-каналына урнаштырылган.

3 февральдә кичен “BMW” рулендәге ир-ат, полиция хезмәткәрләрен күреп, кире юнәлешкә борылган. Полиция хезмәткәрләре аны куа киткән.
Автоинспекторлар куып тоткач, сәрхуш каршеринг автомобиленең арткы ишеге аша качып китмәкче булган. Эчкәнлеге кыяфәтенә чыкса да, медицина тикшерү узудан баш тарткан.
Моннан тыш аның әле “права”га ия булмаганлыгы да ачыкланган. Автоинспекторлар сәрхушкә берьюлы берничә административ беркетмә тутырган.


Фикер өстәү