Рөстәм Миңнеханов “Татпотребсоюз” җыелышында катнашты

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, кооперативлар авылларны үстерүдә мөһим роль уйный.

Рөстәм Миңнеханов “Татпотребсоюз” җыелышында катнашкан. Татарстан Рәисе бу хакта үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән.

– Кооперативлар, кирәкле барлык азык-төлек белән тәэмин итеп, авыл территорияләрен үстерүдә мөһим роль уйный. Мин үзем дә кулланучылар кооперациясе системасында эшләгән идем, бу эшнең мөһимлеген аңлыйм. Алга таба да ярдәм итәчәкбез, – дип басым ясап әйткән Рөстәм Миңнеханов.
Рәис шулай ук республика авылларында 135 автолавка эшләвен билгеләп үткән.


Фикер өстәү