Быел авылларда 500дән артыграк объект төзелгән һәм төзекләндерелгән

2020 елда Татарстан авылларында 500дән артыграк объектта зур эшләр башкарылган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасын уңышлы тормышка ашыру нәтиҗәсе бу.

Программа кысаларында авыл территорияләрен төзекләндерү-күркәмләндерүгә 791,8 миллион сум акча бүлеп бирелгән (федераль бюджеттан – 459,2 миллион сум, Татарстан бюджетыннан – 332,6 миллион сум). Моннан тыш районнар үзләре тапкан 11,3 миллион сум акчасын тоткан, бюджеттан тыш чыганаклардан 347,2 миллион сум акча җәлеп ителгән.
Шушы акчага авылларда җәмгысе 501 объект төзелгән яки торгызылган. Тәгаенләп әйтсәк, 256 ял зонасы, спорт һәм балалар мәйданчыгы корылган, Бөек Ватан сугышы геройларына куелган 54 һәйкәл, 64 яктырткыч объекты, җәяүлеләр өчен 70 коммуникация һәм 57 каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгы төзекләндерелгән.
Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан эшләнгән “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы салада яшәүчеләрнең тормышын яхшыртуга, (су белән тәэмин итү һәм канализация системаларын, элемтә чараларын үстерү, газлаштыру дәрәҗәсен арттыру, белем бирү һәм сәламәтлек саклауны яхшырту һ.б.) юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыруны күздә тота.
Авыл территорияләрен төзекләндерү чараларында республиканың 28 районы катнашкан. Бигрәк тә Кукмара (97 объект), Буа (74 объект), Минзәлә (62 объект) һәм Мамадыш (55 объект) районнарында бу җәһәттән бик күп эшләнелгән. Мисалга, Кукмара районының Люга, Манзарас, Качимир, Камышлы, Олыяз, Купка һ.б. авылларында ял зоналары, парклар, спорт һәм балалар уен мәйданчыклары калкып чыккан яки төзекләндерелгән. Моннан тыш тарихи-мәдәни ядкәрләр торгызылган, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәлләр ремонтланган, урамнарга яктырткычлар урнаштырылган, җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыннары эшләнгән. Әле шушы араларда гына Камышлы авылында ял паркы ачылган. Биредә шулай ук хоккей тартмачыгын урнаштыру күздә тотыла.
“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы 2021 елда да, алга таба да дәвам иттереләчәк. Төзекләндерү чараларында барлык районнар катнашырга мөмкин. Программа шартлары турында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының колл-үзәге телефонына (8-800-444-16-70) шалтыратып белешергә мөмкин.


Фикер өстәү