Татарстанда күп фатирлы йортлар га капремонт 82%ка үтәлгән

Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 82%ка үтәлгән. Программа кысаларында барлыгы 42 муниципаль берәмлектә 942 күп фатирлы йорт ремонтланырга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Киңәшмәне ачып Рөстәм Миңнеханов барысын да Республика көне белән котлады.

Ирек Файзуллин чыгышында билгеләп үткәнчә, бүгенгә республикада 51 күп фатирлы йорт буенча җитештерү эшләренең графиктан артты калуы күзәтелә. Министр искәрткәнчә, торак объектларында ремонтны 2 атна эчендә тәмамларга кирәк.

2018-2019 елларга «Демография» илкүләм проекты кысаларында, 6010 урын булдырып, 29 балалар бакчасы төзү карала, бүгенгә 19 объект файдалануга тапшырылган.

Гомуми белем оешмаларына капиталь ремонт буенча 29 августка эшләр 25 объектта тәмамланган. 4 объектта эшләр бара. Интернат мәктәпләргә капиталь ремонт буенча эшләр 9 объектның 5сендә төгәлләнгән. Мәктәпкәчә учреждениеләргә капиталь ремонт эшләре 57 объектта тәмамланган, 55 объектта эшләр дәвам итә.

Шулай ук 4 ресурс үзәгендә, 3 балаларны савыктыру лагерында, 18 яшүсмерләр клубында, 5 Татарстан Республикасы яшьләр үзәкләре (урыннары) бинасында, 22 мәдәни объектта, 26 Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башкарма комитеты (Советы) бинасында, 14 халыкка социаль хезмәт күрсәтү һәм 8 муниципаль архив бинасында капиталь ремонт эшләре тәмамланган.

Республикада 15 авыл клубы, 7 башкарма комитет (Совет) бинасы, 14 блоклы-модульле халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты төзелеп килә.

Халыкка башлангыч медик-санитар ярдәм күрсәтү программасы буенча 35 фельдшерлык-акушерлык пункты (10 объектта эшләр тәмамланган), 6 табиб амбулаториясе (3 объектта эшләр тәмамланган) төзү, шулай ук  5 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясау (4 объектта эшләр тәмамланган)  каралган.

Ирек Фәйзуллин яңа җылыылк бирү сезонына социаль-мәдәни объектларны әзерләү барышы турында да хәбәр итте. Сәламәтлек саклау объектлары әзерлеге – 93%, мәгариф объектлары – 90%, мәдәният объектлары – 92%, спорт объектлары – 88%, социаль яклау объектлары һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре – 93%. Министр белдергәнчә, җылылык бирүнең беренчел әзерлеге 10-15 сентябрьгә билгеләнгән.

 

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.


Фикер өстәү