Төркия Президенты Рөстәм Миңнехановны һәм татарстанлыларны бәйрәм белән котлады

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны һәм бөтен татарстанлыларны Республика көне белән котлады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

«Чын күңелдән Сезне һәм тугандаш Татарстан халкын Республика көне белән котлыйм, — диелгән Казан Кремленә юлланган котлау телеграммасында. — Безнең борынгыдан һәм тугандашлык элемтәләренә нигезләнгән хезмәттәшлегебез Төркия-Россия мөнәсәбәтләренең мөһим өлеше. Форсаттан файдаланып, хезмәттәшлегебез, бигрәк тә икътисад һәм мәдәният хезмәттәшлеге, алга таба да үсер дип ышануымны белдерәсем килә. Сезгә һәм тугандаш Татарстан халкына иминлек һәм чәчәк атуны телим».


Фикер өстәү