Татарстанда янгын вакытында 64 яшьлек хатын-кыз вафат булган

Югары Осланда 64 яшьлек хатын-кыз үз өендә чыккан янгында һәлак булган. Бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 19.28 сәгатьтә 112 бердәм номерына Югары Ослан авылының Ленин урамында йорт януы турында хәбәр килде», – дип ачыклык керттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Янгын сүндерүчеләргә утны сүндерү өчен 25 минут вакыт кирәк булган. Бинаның янган конструкцияләрен сүткәндә, 64 яшьлек хуҗабикәнең гәүдәсе, ә кухняда бик нык янып беткән эт табыла.

Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү