Янгын чыгу сәбәпле, Яшел Үзәндә биш катлы йортта яшәүчеләр урамда калган

Кичә кич биш катлы йорт коридорында янгын чыгу сәбәпле, Яшел Үзәндә 20 кеше урамда калган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә, 30 августта, 22.20 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Малая Красная урамында 1нче йортта фатир януы турында хәбәр килде», – дип ачыклык керттеләр министрлык матбугат хезмәтендә.

Янгын урынына килгән 53нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре өченче катта коридорда диван януын ачыклаган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче бу йортта яшәүче 20 кеше үзләре урамга чыккан.

Янгынны биш минутта сүндергәннәр. Зыян күрүчеләр юк.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/31/192587/

 


Фикер өстәү