Төркия Президенты Украинадагы конфликтның кайчанга кадәр дәвам итәчәген әйткән

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Украинадагы хәрби хәрәкәтләр озакка сузылачак дип фаразлый. Шулай да конфликтның мөмкин кадәр тизрәк төгәлләнүенә өмет булуын да әйткән ул. Бу хакта  аның PBS телеканалына биргән интервьюсына сылтама белән  РБК яза.

«Бу хәрби конфликтның озакка сузылачагы көн кебек ачык. Һәм аның мөмкин кадәр тизрәк бетүенә өметләнәсе килә», – диде Эрдоган. Аның сүзләренчә, Россия Президенты Владимир Путин да конфликтны мөмкин кадәр тизрәк төгәлләү яклы.

«2014 елда ук минем Путин белән Кырымга кагылышлы бәхәсләр һәм сөйләшүләр булган иде. Минем сөйләшүләр уңышлы тәмамланмады. Мин аларны Кырымнан китәргә буйсындыра алмадым. Хәзерге вакытта да бу мөмкин түгелдер дип уйлыйм», – дигән Эрдоган.

Август аенда Ак йортның Илкүләм иминлек берлеге координаторы Джон Кирби сүзләренчә, АКШ Украинадагы хәрби хәрәкәтләр 2024 елның беренче яртысында, шулай ук аннан соң да дәвам итәргә мөмкин дип фаразлый. Ул Президент Джо Байденның АКШ Конгрессына Украинага ярдәм итү өчен 20 миллиард доллар күләмендә өстәмә акча бүлеп бирү үтенеченә шундый аңлатма бирде.

Путин Россия Украинадагы конфликтны мөмкин кадәр тизрәк төгәлләү өчен бөтен көчен куячагын берничә тапкыр әйткән иде.

Киев исә якын арада Мәскәү белән сөйләшүләр өчен мөмкинлек юк дип белдерә. Украина сугыш кырында уңышка ныграк ирешкән саен, Россия сөйләшүләрне теләбрәк алып барачак, дип белдергән Украинаның Тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба.


Фикер өстәү