Рөстәм Миңнеханов 2023 елда Мирза Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясен бирү турында указга кул куйган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда Мирза Мәхмүтов исемендәге Татарстан дәүләт премиясе бирү турындагы указны имзалаган.

Документ республика Башлыгының рәсми сайтына урнаштырылган.
Шулай итеп, быел дәүләт бүләге педагогика фәннәре докторы, Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының педагогик инновацияләр һәм инклюзив белем бирү фәнни-тикшеренү институты (ИЭУП) директоры Дания Әхмәтовага, Казан шәһәре Совет районының 141нче гимназиясе инглиз теле укытучысы Ольга Гавриловага биреләчәк.
Исегезгә төшерәбез: Мирза Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясе 2017 елдан бирле бирелеп килә. Бүләк педагогик хезмәткәрләргә фәнни-методик эштәге, педагогик кадрлар әзерләүдәге, мәгариф өлкәсенә технологияләр кертүдәге казанышлары өчен тапшырыла. Быел премия күләме 2,5 тапкыр арттырылып, 250 мең сумга җиткерелгән. Ел саен аны икешәр укытучы ала.


Фикер өстәү