Россия химигы Юлия Горбунова Казанны “химиянең бишеге” дип атады

Фосфор-органик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясе Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Габибовка тапшырылды. Билгеле булганча, бу премия ике елга бер мәртәбә Россия яки чит ил галименә бирелә.

Татарстанда аның гамәлгә ашырыла башлавына – 25 ел. Шушы еллар эчендә 15 галим алса, шуларның дүртесе – Россиядән. Калганнары химия үсеше алга киткән Франция, Япония, Кытай, АКШ һәм башка илләрдән.

Александр Габибов – дөнья күләмендә танылган Россия галиме, молекуляр биология, биохимия һәм биокатализ өлкәсендә әйдәп баручы белгеч. Галим «каталитик вакциналар» уйлап табуга зур өлеш керткән.
“Татар-информ”да узган матбугат киңәшмәсендә Россия галимнәре халыкара хезмәттәшлекне ныгытуда Халыкара Арбузов исемендәге премиянең роле, химияне популярлаштыру турында сөйләште.

– Казан күңелемә бик якын. Монда күп мәртәбә килгәнем бар. Минем әни, әби – химик. Заманасында алар монда эшләгән. Казанның фәнни мәктәпләре бик көчле. Әлеге премияне алуыма бик сөендем, – диде Александр Габибов.

Россия химигы Юлия Горбунова Казанны химиянең бишеге дип атады. Казан фәнни мәктәбенең алдынгы урында торуын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, мондый премияләр яшьләргә химия мәктәбенә нигез салучыларны онытмаска ярдәм итә.

– Бездә гадәттә җырчы, артистларны йолдызга санау гадәте бар. Ә бу премия фән йолдызларын популярлаштыра. Александр Габибовның фәндәге хезмәте дә кешене коткару, саклауга тиң, – диде Юлия Горбунова. – Һәр медальнең ике ягы бар. Безгә үз товарларыбызны җитештерергә кирәк. Хөкүмәтебез илдә 13 индустрия күрсәткечен үстерүне бурыч итеп куйды. Алар арасында машина, авио, судно төзелешләре, медицина, химия юнәлешләре дә бар. Теләсә кайсы өлкәне химиядән башка күз алдына китереп булмый. Полимер материаллар, майлар җитештерүме, башкасымы – хәрби тармак өчен дә химия кирәк.
Юлия Горбунова фикеренчә, химияне популяшлаштыруны мәктәп укытучыларыннан башларга кирәк. Әлеге фәннән олимпиадада катнашучылар бик аз.

– Берсендә самолетта барганда, берәү минем кем булып эшләвем турында кызыксынды. Җавап биргәч, химик – нинди коточкыч һөнәр,ди. Әлеге һөнәргә хөрмәт уяту да бик мөһим. Укытучы, укучылар, мәктәп турында күп әйтәбез. Безнең профессияне әниләр, әбиләр билгели. Әтиләр акча табу белән мәшгуль чөнки. Шуңа күрә халык белән эшләү кирәк, – диде ул.

 Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү