Фәрит Мөхәммәтшин Россия Фәннәр академиясе академигы Валерий Чарушинга Халыкара премия тапшырды

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия галиме Валерий Чарушинга органик химия өлкәсен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Владимир Марковников исемендәге Халыкара премия тапшырды. Тантана Татарстан Фәннәр академиясендә узды.

Фәрит Мөхәммәтшин республика Президенты, парламенты депутатлары һәм хөкүмәте исеменнән фән эшлеклеләрен сәламләп, аларның бөтен дөньяга танылган Казан химия мәктәбе фәненә гаять зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте. “Бу бүләкнең Татарстанда – көчле фәнни мәктәпкә, зур мөмкинлекле, күпкырлы икътисадка ия булган республикада гамәлгә куелуы очраклы гына түгел, – диде Дәүләт Советы Рәисе. – Безнең республика бик зур химия үзәге белән бөтен дөньяга танылды. Анда дистәләрчә мең белгеч хезмәт куя. Бездә сәнәгать производствосының 68%ы чамасын нефть-газ-химия комплексы тәшкил итә. Татарстанда илнең төп 28 нефть химиясе предприятиесе эшләп килә”, – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.
Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында күренекле галимнәр, Казанның танылган фәнни мәктәпләре вәкилләре (атаклы рус химигы Владимир Марковников та шулар өммәтеннән) истәлеген мәңгеләштерү зарурилыгын билгеләп үтте. Ул тантананың төп кунагы – Марковников исемендәге Халыкара премия лауреаты Валерий Чарушинга җылы котлау сүзләре җиткерде. “Бу премияне миңа бөтен дөньяда танылган галим, Россия Фәннәр академиясе академигы, академиянең Урал бүлеге Органик синтез институты баш фәнни хезмәткәре Чарушин Валерий Николаевичка тапшыру бәхете елмайды, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Вируска каршы һәм шешкә каршы дарулар технологияләрен, органик синтез методологияләрен булдыруга гаять зур өлеш керткән, 60тан артыграк патентка ия булган шәхес бу”.

Безнең белешмә: Марковников исемендәге Халыкара премия Татарстанда химия фәнен алга таба үстерү, органик химия өлкәсендә күренекле фәнни ачышлары өчен галимнәрне бүләкләү максатында, 2020 елда республика Президенты Указы нигезендә гамәлгә куелган. Ул ике елга бер тапкыр тапшырыла.


Фикер өстәү