Туфан Миңнуллинның легендар «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәре янә тамашачы хозурына кайта. Тик спектакль түгел, ә мультфильм формасында. Әсәр буенча «Татармультфильм» студиясе эшләгән тулы метражлы анимацион фильм тиздән прокатка чыгачак.
– «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәре – татар мәдәнияте легендасы. Туфан Миңнуллин, Шәүкәт Биктимеров, Марсель Сәлимҗанов – татар театры, мәдәнияте, гомумән, татар халкы тарихына алтын хәрефләр белән язылган исемнәр. Без мираска бик сак карадык: төп сюжетлы линияләргә артык кагылмадык, кызыклы итеп эшләргә тырыштык. Бу безнең килеп чыкты дип уйлыйм, – диде фильмны тәкъдим итүгә багышланган матбугат очрашуында «Татармультфильм» берләшмәсе җитәкчесе, проектның сәнгать җитәкчесе Марат Ганиев.
Бөек драматургның әсәрен инде күптән экранлаштырырга хыялландык, ди анимацион фильм режиссеры Сергей Киатров.
– «Татармультфильм» әле оеша гына башлаганда, ул безгә гел ярдәм итеп торды. Туфан абый үзе «Әйт әле, күбәләк»не тәкъдим итте, ләкин ул бик театраль, анда диалоглар да күп һәм без «Әлдермештән Әлмәндәр»гә тотынырга булдык, – ди режиссер.
Анимацион фильм эшләүгә 20дән артык иллюстратор, якынча 30 аниматор җәлеп ителгән. 68 минутлык мультфильм 1126 сәхнәдән тора, барлыгы 90 персонаж булдырылган.
– Мультфильмда барысы да спектакльдәге кебек, ләкин алай ук түгел. Ягъни без шул ук сюжетны башкача бирдек. Музыкаль өлеш зур роль уйнады. Безнең мюзикл барлыкка килде диярлек. Спектакльнең лейтмотивын – композиторыбыз Алмаз Монасыйповның музыкасын нигез итеп алдык һәм заманча итеп эшләдек, – диде Сергей Киатров.
Анимацион фильмны рус һәм башка телләргә дә тәрҗемә итәргә планлаштыралар. Шул ук музыкага рус телендә җырлар язабыз. Анда татар мәдәнияте һәм җырларының мәгънәсе дә сакланачак һәм аларны шул ук актерлар тавышландырачак. Кыскасы, рус телендә дә татар колориты кала, – дип сөйләде фильм режиссеры.
Сценарий төркеме җитәкчесе Алсу Низамиева әйтүенчә, спектакльдә күбрәк диалогларга өстенлек бирелсә, мультфильмда персонажлар вакыйга һәм локацияләр аша ачыла.
– Спектакль – башка, анимацион фильм сәнгатьнең бөтенләй башка төре. Әлмәндәр ул – татар халкының символы. Аңа безнең халыкка хас булган традицияләр, зирәклек, кайсыдыр дәрәҗәдә хәйләкәрлек тә хас. Бу персонажны тирәнрәк ача алдык дип уйлыйм, – диде ул.
Төп геройларны Галиәсгар Камал театры артистлары, Әлмәндәр ролен – Эмиль Талипов, Искәндәрне – Илнур Закиров, Әҗәлне Россия һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев тавышландырган.
– Тәкъдим килгәч, дөресен әйтергә кирәк, башта бик шикләндем. Бер үк елгага икенче мәртәбә керү булмый микән дип уйлап куйдым. Тик бу кабатлау түгел, бөтенләй башка нәрсә булып чыкты, – ди Равил Шәрәфиев. – Спектакльдә Әҗәл роле бирелгәч, мин моңа бик теләп алынмадым. Әлмәндәрне уйныйсы килә иде. Әҗәлнең аның нәрсәсен уйныйсың инде, дип уйлый идем. Тик образга кергәч, капма-каршы булган Әлмәндәрнең оптимизм, тормыш яратуы аңа да күчә башлады кебек. Мин Әҗәлне дә кеше итә торган фикерләренә, рухына чумдым. Дөньяда үлем генә түгел, яшәү, кешенең рухы бар. Бу мультфильмда менә шул рухның көчлелеге күренә. Монда ул фикер спектакльгә караганда да күбрәк һәм көчлерәк әйтелә сыман.
Ләйсән Сафина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat