Галимнәр тереклек ияләренең күпләп юкка чыгу куркынычы булган вакытны атаган

Алар 2100 елга Җир йөзендә тереклек ияләренең күпләп юкка чыгу куркынычы турында кисәткән

Вакытлар узу белән планетабызда, глобаль җылыну һәм кеше эшчәнлеге аркасында, тереклек ияләре күпләп юкка чыга башларга мөмкин. Бу хакта Британиянең Daily Mail газетасы Австралия һәм Европа галимнәре йомгакларына таянып язган.
Белгечләр, “виртуаль Җир” булдырып, шуның нигезендә, климатның үзгәрүе һәм кешенең җирдән комсызларча файдалануы сәбәпле, дөньядагы тереклек ияләренең дүрттән бер өлешенең юкка чыгу ихтималын ачыклаган.
Галимнәрнең йомгаклары, чыннан да, чәчләр үрә торырлык. Алар 2050 елга барлык төр үсемлекләр һәм хайваннарның – 10%ының юкка чыгачагын, ә 2100 ел ахырына бу күрсәткечнең 27%ка җитәчәген әйткән.
Язмада билгеләп үтелгәнчә, дөнья тарихында 5 тапкыр тереклек ияләренең күпләп юкка чыгуы күзәтелгән. Менә хәзер алтынчысы якынлаша икән.


Фикер өстәү