Путин Россия өчен глобаль җылынуның бәласен атап үткән

Президент әйтүенчә, илдә еллык уртача температура дөнья күләмендәге күрсәткечтән тизрәк үсеп, дистә ел эчендә ярты градуска диярлек арткан.

Россия, калган башка илләр кебек үк, глобаль җылынуның аянычлы нәтиҗәләрен күреп-сизеп тора. Бу хакта Президент Владимир Путин видеоконференция режимында узган G20 саммиты утырышында белдергән. “Туфракның ашалуын, ярлылануын, җир асты сулары запасының кимүен күрәбез. Безне бигрәк тә мәңгелек бозлыкның эрүе борчый. Аның шактый ук зур өлеше безнең территориягә туры килә”, – дигән ул. Путин әйтүенчә, Россиядә еллык уртача температура дөнья күләмендәге күрсәткечтән тизрәк үсә, һәм ун ел эчендә ярты градуска диярлек арткан. “Арктикада тагын да тизрәк җылыну күзәтелә”, – дигән ул.
Президент билгеләп үткәнчә, Россия климатны саклау буенча халыкара чараларда актив катнаша. Аерым алганда, климатның үзгәрүе турында БМО конвенциясен һәм Париж килешүе буенча барлык бурычларны үтәп килә, парник газларын һавага чыгаруны киметү сәясәтен эзлекле тормышка ашыра.


Фикер өстәү