Саммит 15-16 ноябрьдә узган иде.
Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков G20 саммиты алдыннан Россия Президенты Владимир Путинга Киев белән тынычлык килешүе тапшырылуы турындагы имеш-мимешләрне кире каккан.
Моңа кадәр 15-16 ноябрьдә узган “Большая двадцатка” саммиты алдыннан, янәсе, дәүләт башлыгына шундый документлар бирелүе турында сүз чыккан иде.
Исегезгә төшерәбез: Украина Президенты Владимир Зеленский Индонезиядә G20 саммитында яңа “Минск килешүләре”н кире какты.