Пилотсыз очкычларның Кремльгә һөҗүме өчен Зеленский һәм Байденның җавап бирергә тиешлеген әйткәннәр

Дроннарның Кремльгә һөҗүм итү омтылышы өчен, Владимир Зеленский белән бергә, АКШ президенты Джо Байден һәм Украина режимын хуплаучы башка илләр башлыклары җавап тотарга тиеш. Дәүләт Думасының Халыкара комитеты башлыгы һәм ЛДПР лидеры Леонид Слуцкий шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Кичә Кремльнең матбугат хезмәтендә сөйләп үтелгәнчә, Киев режимы чәршәмбегә каршы төндә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Кремльдәге резиденциясенә пилотсыз очкычлар белән һөҗүм итү омтылышы ясаган: ике аппарат та сафтан чыгарылган. Зыян күрүчеләр дә, матди зыян да юк. Соңыннан Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергәнчә, дәүләт башлыгы бу вакытта Кремльдә булмаган.

“Дроннарның Кремльгә һөҗүм итү омтылышы өчен, Владимир Зеленский белән бергә, аның Көнбатыштагы хуҗалары – АКШ президенты Джо Байден һәм Украинада террорчылык, неонацистлык режимын хуплаучы башка илләр башлыклары җавап тотарга тиеш”, – дип язган Слуцкий үзенең телеграм-каналында.

Аның фикеренчә, АК йортның, имештер Украинаның Россия территориясенә һөҗүм итүен АКШның хупламавы турында белдерүләре ышандырмый. Слуцкий фикеренчә, Зеленскийга кичекмәстән халыкара трибунал ясарга кирәк. “Россия хокукый дәүләт – барлык юридик процедуралар, һичшиксез үтәләчәк, тикшерү үткәреләчәк. Әмма без инде бүген үк тикшерүчеләргә кемнең гаебен дәлилләргә туры киләчәгенә шикләнмибез”, – дип өстәгән ЛДПР лидеры.


Фикер өстәү