Казанда Мостай Кәрим әсәре буенча төшерелгән фильм тәкъдим ителде

Кичә Казанның “KazanMall” сәүдә үзәгендәге “Киномакс” кинотеатрында Мостай Кәримнең “Ярлыкау” повесте буенча төшерелгән “Помилование” фильмын тәкъдим иттеләр. Бүгеннән әлеге фильм Россиянең ике меңгә якын кинотеатрында киң прокатка чыга.

– Фильмны әдипнең туганнары – Мостай Кәримнең кызы Әлфия Мостаевна һәм оныгы Тимербулат Кәримов (продюссерларның берсе – Авт.) белән бергә эшләдек, – диде фильмның режиссеры Айнур Әскәров.

Фильмны беренчеләрдән булып караучылар арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та бар иде. “Карарга киңәш итәм – бик гыйбрәтле тарих”, – дип бәяләгән ул әлеге фильмны Телеграмдагы каналында.

Казан тамашачылары белән очрашуга фильмда төп рольләрне башкарган яшь актерлар – Николай Галләмов, Саша Новиков һәм Җәмилә Мөдәрисова (Камал театры артисты Алинә Мөдәрисованың сеңлесе – авт.) да килгән иде.


Фикер өстәү