Алинә Заһитова эте белән фильмда уйный

Фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова «Пальма» фильмының Япон версиясендә төшә, анда ул үзен уйный. Бу хакта фильмның русча варинаты режиссеры Александр Домогаров сөйләде.

«Без Алинә Заһитова фильмда эте Масара белән катнашачак дигән карарга килдек. Загитова Япониядә бик танылган һәм аның иҗатына күпләр гашыйк. Фильмда ул үзен уйный», — дип сөйләгән Домогаров.

Фильмның Сюжеты «Хатико» сюжеты белән охшаш: герой чит илгә оча, ләкин ул, медицина белешмәсе булмау сәбәпле, очу полосасында үз овчаркасын, Пальманы калдыра. Эт хуҗасын һәр самолетны каршы алып, озак көтә, ә аннары 9 яшьлек малайның иң яхшы дустына әйләнә.

«Пальма» ның ике версиясе бар — Россия прокаты өчен, икенчесе Япония территориясе өчен, анда Россия һәм җирле актерлар катнашында Хонсю утравында АКИТ провинциясендә төшерелгән өстәмә сәхнәләр булачак. Япониядә фильм 2021 елның җәендә «Акита һәм пальма тарихы» дигән исем астында чыгачак.

Россиядә фильм 2020 елның 8 октябрендә дөнья күрәчәк.


Фикер өстәү