Алинә Заһитова Казанда үзенең фигуралы шуу мәктәбендә тренер булып эшләргә җыена

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова 2024 елда Казанда төзеләчәк үзенең фигуралы шуу мәктәбендә тренер булып эшләргә җыенуы хакында сөйләгән.

«Бу проект минем өчен аңа үз исемемне бирү генә түгел, мин барлык процессларда да тулысынча катнашачакмын. Бу – тормышымдагы масштаблы, кызыклы эш», — дигән ул «Матч ТВ» телеканалы хәбәрчесенең балаларны үзе өйрәтергә җыенамы, юкмы икәнлеге турындагы соравына.

Спортчы сүзләренчә, әлеге мәктәп уникаль булачак, анда башка шундый учреждениеләрдә булмаган күп кенә яңа әйберләр урын алачак. Фигуралы шуучы ярдәм кулы сузганы һәм тренерлык эшендә үзен күрсәтү мөмкинлеге биргәне өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә рәхмәт белдергән.

Июнь аенда Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу вакытында республикада фигуралы шуу мәктәбе ачу турында фикер алышты. Соңрак, сентябрьдә, спорт министры Владимир Леонов 2024 елда Татарстанда Алинә Заһитованың фигуралы шуу мәктәбе ачылачагы хакында хәбәр итте. Ул шулай ук яңа объектның кайда урнашачагы билгеле булды.


Фикер өстәү