Татарстан Республикасы белән Новикомбанк арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «АКБ «Новикомбанк» АҖ идарәсе рәисе Елена Георгиева белән очрашты.

Очрашу Мәскәүдә узды, анда Рөстәм Миңнеханов эш сәфәрендә.

Очрашу барышында Татарстанның «АКБ «Новикомбанк» АҖ белән киләчәктә хезмәттәшлек итү, шулай ук төбәк территориясендә проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде. Бүгенге көндә банк бүлекчәләре федерациянең 25 субъектында эшли, шулай ук Казанда да бүлекчәсе бар.

Рөстәм Миңнеханов учреждениене 30 яшьлек юбилее белән котлады — Новикомбанкка 1993 елның октябрендә нигез салынган һәм уңышлар теләде.

Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы белән Новикомбанк арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «АКБ «Новикомбанк» АҖ идарәсе рәисе Елена Георгиева кул куйдылар. Яклар фикеренчә, әлеге хезмәттәшлек республика икътисадын үстерү, инвестицияләр җәлеп итү һәм бизнес өчен уңай шартлар тудыру өчен яңа мөмкинлекләр ача.

Яклар инвестиция программалары, төбәкнең сәнәгать комплексын инновацион киңәйтү, шулай ук аның предприятиеләрен модернизацияләү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә ниятли. Партнерлыкның өстенлекле юнәлешләренең берсе — кече һәм урта эшкуарлык субъектларына кредит бирү, Татарстан Республикасында түләү инфраструктурасын яхшырту, шул исәптән тиз түләүләр системасын (СБП) кертү һәм куллану хисабына, субъект территориясендә заманча финанс технологияләрен үстерү.

Шулай ук гражданнарны торак, шул исәптән ипотека белән тәэмин итү буенча федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру, яңа эш урыннары булдыру игътибар үзәгендә.

Новикомбанк Татарстан Республикасының икътисадый тормышында актив катнаша, төбәкнең сәнәгать предприятиеләренә комплекслы хезмәт күрсәтә, мәсәлән, «Казан вертолетлар заводы», «КАМАЗ» ГАҖ, «КАПО-Композит» АҖ, Б.И. Тихомиров ис. «Казан Гипронииавиапром»,  «Казан моторлар төзү производство берләшмәсе» АҖ.

2023 елның маенда банк Татарстан сәнәгатен үстерү фонды белән хезмәттәшлек итә башлады.


Фикер өстәү